Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Автоузышта кубокны Сембер егете яулады

Чүпрәле районы башлыгы призына автокросс безнең районда икенче мәртәбә үткәрелде. Исегезгә төшерик, аның беренчесе үткән елның 30 августы- район оешу көне алдыннан узган иде.

Тамашаны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов ачты.

-Районда автокроссны популярлаштыру, спортта осталыкны күтәрү һәм яшь буынны автоспорт белән шөгыльләнүгә тагын да киңрәк тартуны максат иткән әлеге чараның һичшиксез уңай нәтиҗәсе булыр,- диде ул.

Район башлыгы Александр Шадриков та кросста катнашырга теләк белдергән автоспортчыларга ихлас рәхмәтен җиткерде, районда спортны һәръяклап үстерү өчен тулы мөмкинлекләр булуын һәм аннан файдаланырга кирәклеген әйтте.

Автоузышта унлап пилот катнашты. Аларның күпчелеге Ульяновск шәһәреннән булса, икесе-безнең районнан. Тантана аләмен дә ярышта катнашучы Фәрит Моратов һәм аның берничә мәртәбә республика, Россия автокроссларында катнашкан 15 яшьлек кызы Дина һәм 8 яшьлек Рафаил Айзәтуллов күтәрде. Ярышларга килгәндә, автоспортчылар арасында Россия күләмендә танылган һәм Италиядә узган ярышларда катнашып призлар яулаган спортчылар да бар иде. 10 пилот ике төркемгә бүленеп 500 метрлы трассада көч сынашты. Әлбәттә инде, тамашачылар Чүпрәле спортчылары Фәрит Моратов һәм Нияз Хафизов өчен җан атты. Беренче этапта якташларыбызның икесе дә трассаны уңышлы төгәлләп, ярышның финал өлешенә узды. Ә менә финалда чыннан да кунакларның тәҗрибәле һәм җитезрәк булуы сизелде. Финалга үткән һәр пилот 500 метрлы дистанцияне 10 мәртәбә әйләнергә тиеш иде. Нияз Хафизовның 77 саны язылган автомобиле беренче әйләнештә үк трассадан чыкты. Былтыргы чемпион, автоузыш буенча Россиянең спорт остасы Сергей Аничкинның да машинасы көтмәгәндә трасса уртасында туктап калды. Финишка беренче булып килгән Ульян егете Владимир Соболев быелгы кроссның чемпионы булды. Фәрит Моратовның финишка уңышлы килеп җитүе, аңа бишенче урынны тәэмин итте. Бу күрсәткеч безнең спортчылар өчен начар түгел, әлбәттә. Алда әле күп ярышлар булыр, спортның башка төрләрендәге кебек, бу төрдә дә чүпрәлеләргә уңыш елмаер, дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: автокросс