Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Авылларда яңа телевизион каналлар күрсәтелә башлаячак

Сочидагы XXII кышкы Олимпия уеннары башланырга да күп вакыт калмады. Һәркем тиздән телевизор экраннары аша спорт ярышларында россиялеләр өчен җан атачак.

Телевизор караучыларга, бүләк буларак, Татарстан Республикасындагы радиотелевизион тәкъдим итү үзәге Алешкин-Саплык, Иске Шәйморза, Чуваш Бизнәсе авылларында цифрлы эфир телевидениесенең ретрансляторлары эшләве хакында хәбәр итә.

Хәзер һәр ретранслятордан 10-20 км радиус ераклыгында 10 телевизон канал: "Первый", "Россия 1″, "Россия К", "Россия 2″, "Россия 24″, "Петербург-5 канал", "НТВ", "Карусель", "ТВ-Центр", "ОРТ", шулай ук, спорт каналларын карарга мөмкин булачак.

-Телевизор DVB-T2не кабул иткән очракта антенна кабелен тоташтырырга, я булмаса, приставка урнаштырырга кирәк. Антенна бүлмәдәге һәм тышкы да булырга мөмкин,-ди радиоцентрның филиал директоры В.Якимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ретрансляция