Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Алешкин-Саплык авылында яшәүче ир-ат авылдашын кыйнап үтерә

Җинаятьләр нинди генә төрдә булмасын, шунысы ачык, аларның нигезендә эчкечелек ята.

Үткән елның 28 сентябрь кичендә, 30 яшьлек Дмитрий Пляшев Алешкин- Саплык авылында яшәүче авылдашы Н. Иноходцев өенә килә. Көтмәгәндә килеп чыккан ызгыштан соң "чакырылмаган кунак" хуҗаны кыйный башлый, берничә мәртәбә тегнең башына һәм күкрәк читлегенә суга. Идәнгә егылгач та кыйнаудан туктамый. Идәнгә егылган чакта ул бик нык итеп башы белән ике мәртәбә янәшәдәге шифоньерга бәрелә. Нәтиҗә бер: Н. Иноходцев күп төрле тән җәрәхәтләре ала, шуның өстенә баш сөяге тузып миенә зарар килә һәм 1 октябрь көнне җан бирә. Район суды Дмитрий Пляшевның әлеге җинаятен РФ Җинаятьләр кодексының 111 маддәсендәге 4 нче бүлекчә буенча квалификацияләде һәм аны алты елга каты режимлы төрмәгә җибәрү турында карар чыгарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд залыннан