Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Авиация ярдәмгә килә

-Быел уҗым культуралары яхшы кышлады, хәзер аларга үзвакытында тиешле тәрбия кирәк. Агротехник чаралар, бигрәк тә минераль ашлама кертү һәм тырмалау кебек беренчел агротехник чараларны ашыктыру таләп ителә,-ди авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсенең баш агрономы Марат Шәрәпов.

Район буенча чәчелгән уҗым культураларының 4561 гектары (50% якын) "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасына туры килә. Җирдә дым барында өстәмә ашлама белән дә сыйласаң, аларның тотрыклы үсеп китүенә шик калмый. Шуны истә тотып, агрофирма җитәкчеләре "тимерне" кызуында сукмакчылар. Берничә көннән бирле әлеге җәмгыять биләгән уҗым басулары өстендә "АН-2" очкычы эшли. Әлбәттә, авиация эшне кызу тота. -Безне Краснодар краеннан чакыртып китерделәр. 1500 километр араны җиде сәгать очтык, Саратовка төшеп ягулык салырга туры килде. Эшне кызу тотарга тырышабыз, иртәнге алтыдан кичке җидегә кадәр очам,-ди пилот Алексей (фамилиясен әйтмәде). Агрофирма директоры урынбасары Тәлгать Халитовның сөйләвенә караганда, очкыч үз бортына 1300 килограмм минераль ашлама (селитра) ала икән һәм аны 12-15 минут эчендә басуларга сибеп янә элеккеге аэропорт мәйданына килеп төшә. Кранчы Әнис Низамов та очкычны озак тоткарламый, зур-зур капчыкларны күз ачып йомганчы күтәртеп очкычка бушата. Кран янына ашламаны кайтарып торучы шофер Зөлфәт Каюмов, аның янындагы эшчеләр Рамил Нуртдинов һәм Айрат Фәисханов та бик җитез егетләр. Очкычны махсус ягулык белән тәэмин итүче Рамил Алимов та сыната торганнардан түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кырларны ашлама белән сыйлау