Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Аттестат үзгәрәчәк

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәп аттестатының яңа формасын эшләгән. Киләсе елдан мәктәпне тәмамлау турындагы документ төсен һәм форматын үзгәртәчәк.

2013-2014 уку елыннан тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларга шәмәхә төстәге, ә медалистларга аерым үрнәктәге-кызыл төстәге аттестат тапшырылачак. Документның зурлыгы ачылган килеш 233х163 миллиметр булыр, дип көтелә. Унберенче сыйныфны тәмамлау турындагы аттестатны шул ук зурлыкта, әмма зәңгәр-зәңгәрсу төстә итү каралган. Алтын яки көмеш медаль ияләре кызыл төстәге документ алачак. "Аттестат бланклары һәм кушымталары рус телендә принтер ярдәмендә тутырыла, шул исәптән аттестатларны тутыру компьютер модуле кулланылачак. Бу автомат рәвештә бирелгән аттестатларның хисап китабын булдырырга мөмкинлек тудырачак"-, диелгән РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы боерык проектының кушымтасында. Яңа документлар бер төркем саклау чараларына ия булачак. Бу аларның чынмы-юкмы икәнен тикшерүне җиңеләйтәчәк. Алар махсус билгеләре һәм күзгә күренми торган сүсләр булган махсус кәгазьдә бастырылачак. Аттестатның тышы РФ гербы белән бизәләчәк. Быелгы уку елында Россия мәктәпләрен тәмамлаучылар исә иске үрнәктәге аттестатлар алачак (215х305 мм). Унберенчеләргә-зәңгәр, медалистларга-чия төсендәге аттестатлар тапшырыла. Тугызны тәмамлаучыларның таныклыклары кофе төстәге, аеруча уңышлы тәмамлаучыларныкы-яшел төстә булачак.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф