Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Әтәчләнгән ир- егетләр ни бүлешә?

Район суды Алешкин Саплык авылында гомер итүче 28 яшьлек Роман Васильевны Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 111 маддәсендәге 4 нче бүлекчәсе буенча 7,5 елга каты режимлы төзәтү колониясенә җибәрде. Балигъ булмаган ике сабый атасын мондый җинаятькә нәрсә этәргән?

-Тыныч холыклы, берәүгә дә авыр сүз әйтмәс кешегә ошаган бит ул,- диләр авылдашлары. Шәхес булу өчен теләсә кайсы вакытта да, теләсә нинди хәлдә дә үз- үзеңне кулда тоту, үз- үзең белән идарә итү иң катлаулы, шул ук вакытта иң җаваплы сыйфатларның берседер, мөгаен. Әллә Романга да шушы әхлаклылык дигән төшенчә җитешеп бетмәдеме икән? Алдан шуны әйтик, Романның даими эш урыны юк. Авылдагы егетләр төркеме белән бергә шабашкада эшләп акча юнәтүгә керешә ул. Әлбәттә, гаилә турында кайгырту теләсә нинди ир- егетнең беренче бурычы. Эшләсен, гаиләсен, балаларын туендырсын. Ә менә җинаять юлына басу нигә кирәк булды икән аңа? Кеше үтерү белән бәйле әлеге жинаять эше буенча ул берничә кат тикшерүчеләр алдында җавап тота. Суд утырышында да Роман үзенең гаебен таный һәм эшнең ничек булганын да ачыктан- ачык сөйләп бирә. ...Былтыр, 1 августның нәкъ төн уртасында алар дус- ишләре белән ике машинага утырып Чуваш Бизнәсе авылына юл тоталар. Янәсе Саплык егете Ю. Кудряшовның Чуваш Бизнәсе авылы егетләре белән ике арада килеп чыккан проблеманы хәл итәселәре булган. Авыл клубы янында бер төркем егетләрне күргәч тә болар машиналарын шунда туктаталар. Кулына 60 сантиметр озынлыктагы нык агач таяк тоткан Роман Васильев: "Саплыкларны кем "җәберли?",- дип төркемгә якынлаша. Тегеннән алынган җаваптан соң үзара кыйнаш башланып китә. Р. Васильев алдан әзерләп килгән "коралын" эшкә җигә һәм үзенә табан атлап килүче егет- Станислав Мартыновның сул як чигәсенә тондыра. Авыр тән җәрәхәте алган Станислав шунда ук җиргә егыла. Төркемдәге егетләр дә берничә минуттан соң ук кайсы- кая таралышалар. Әмма 21 яшьлек Станиславны гына авыр хәлдә хастаханәгә озаталар, егетнең гомерен саклап калу өчен табиблар күпме генә көч куйсалар файдага булмый һәм Буа хастаханәсендә ул җан бирә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прокуратура