Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Арзан да, файдалы да

Агымдагы елның җәе Татарстанның күпчелек районнарын уңай һава шартлары белән куандырмады, җәе буена эсселек, аномаль югары температура сакланды. Нектарга бай булган чәчәкләр дә үз срокларыннан иртә чәчәк аттылар. Ә бу исә бал кортларына кышкыга үзләренә азык запасы җыеп калуга нык кына комачаулады. Шуның белән бәйле рәвештә бал кортлары гаиләләренең кышлауларына...

Әлеге хәлне бераз яхшырту максатында Татарстан Республикасының "Умартачылык буенча идарәсе" мондый җаваплы чорда умарта кортлары гаиләләрен махсус камырсыман азык-составына төрле авыруларны дәвалау препаратлары кертелгән канди бирүне тәкъдим итә.

Башка өстәмә азыкларга караганда кандиның өстенлекле яклары бар. Бу аеруча кышкы-язгы чорда файдалы. Кандины куллану зур хезмәт таләп итми, ул әзер килеш сатыла һәм аны корт ояларына, кәрәзләр өстенә урнаштырырга кирәк.

Кандины кортлар оядагы кәрәзләргә ташып куймыйлар, кирәк булган очракта гына алалар, язгы чорда кәрәздәге уылларга ашаталар. Бал белән туклануга караганда канди ашаган бал кортларының арткы эчәкләре дә кыш ахырына тулмаган була. Шул ук вакытта канди составындагы нозематоз һәм аскосфероз авыруларына каршы дәвалау препаратлары да уңай нәтиҗә бирә, умарта гаиләләрен әлеге авырулардан профилактикалый һәм дәвалый.

Реклама

Канди составының 26 процентын бал, 73,8 процентын шикәр пудрасы, 0,18 процентын су һәм 0,02 процентын серкә кислотасы тәшкил итә. Кандины әзерләү өчен өлгергән бал кулланыла һәм аны авырулары булмаган бал кортлары ояларыннан гына алалар.

Бал кортларына кандины ашату өчен 2-3 см калынлыкта һәм 0,8-1 кг авырлыктагы җәймәләр әвәлиләр. Мондый җәймәләрне алдан челтәр куелган кәрәз өсләренә урнаштыралар. Җәймәнең өске ягын целлофан яисә кәгазь белән томалыйлар. Шулай ук, кандины полиэтилен пакетларга тыгып та кәрәзләр өстенә урнаштырып була. Бал кортлары кандины борыннары белән ала алсыннар өчен тишекләр генә тишәргә кирәк. Аннан соң канди салынган пакет эчендә һава калдырмаска кирәк. Әгәр канди яшь үрчемне ашату өчен куелган булса, кадак очы белән полиэтилен пакетта 3-4 тишек ясау да җитәчәк. Әлеге тишекләрдән бал кортлары кандины аз-азлап кына, 20 көн дәвамында алачаклар, ди белгечләр. Әгәр инде бал кортларының азык запасы җитешми һәм канди бөтен гаиләне тукландыру өчен куела икән, бу очракта тишекләрне күпләп ясарга кирәк булачак. Камырсыман азык кандины куллану икътисадый яктан да файдалы, чөнки кандиның бәясе балга караганда күпкә арзанрак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: умарталар

2
X