Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Анна җиңүче

2012-2014 елларга "ТРда терроризм һәм экстремизны профилактикалауга каршы юнәлдерелгән өстенлекле программаны" тормышка ашыру максатында республикада 2012 елның 1 февраленнән "Татарстан-безнең тату гаиләбез" дип аталган балалар конкурсы старт алды.

Әлеге конкурс барлык республика, шул исәптән, район китапханәләрендә берничә этапка бүленеп үткәрелде.

Конкурс өч төрле номинация буенча: рәсем (5-7 яшьлек китап укучылар), әдәби әсәр (8-12 яшьлекләр) һәм фотосурәтләр (13-14 яшьлекләр арасында) үтте.

Республика конкурсында безнең район укучылары да актив катнашты. 30 муниципаль китапханә филиалыннан барлыгы 34 эш кабул ителде. Шуның иң әйбәте дип 15се табылды. Әлеге 15 эш конкурсның икенче этабына җибәрелде. Жюри тарафыннан иң әйбәте дип Чуваш Бизнәсе авылыннан 6 яшьлек Анна Пустынина эше табылды. Бүләкләү чарасына Анна 4 октябрьдә Казан шәһәренә барачак. Нәни Аннаны әлеге зур уңышы белән котлыйбыз. Ә инде конкурста катнашырга теләк белдергән һәркемгә баш имәскә, киләчәктә тагын да үз дигәңә ирешүдә уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рәсем бәйгесе