Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Шланга урта мәктәбендә Әниләр көненә спектакль куйдылар

Әйе, Ана - ул дөньяда иң бөек кеше. Бик күп күренекле шәхесләрне, галимнәрне, укытучылар, табибларны ана тудырган. Ана баланы тугыз ай буе үзенең карынында күтәреп йөртә, тудыра, бала тугач, ул аңа үзенең күкрәк сөтен имезеп, төн йокыларын калдырып үстерә. Кичләрен баласына бишек җырлары җырлый, әкиятләр сөйли.


Бала үсә, мәктәпкә йөри башлый. Ана аңа дәресләрен әзерләргә булыша, йорт эшләрен карарга, пешеренергә, чигәргә-бәйләргә, үз-үзен тотарга, кешеләр белән матур, ягымлы итеп сөйләшергә өйрәтә. Бала үсеп кеше була. Һәм үз баласын шулай ук тәрбияли, бар көчен, энергиясен баласын үстерүгә бирә. Бервакыт караса , аның әнисе дә, баласы кебек үк, тәрбиягә мохтаҗ икән бит. Менә шушы караш кешеләрне икегә аера да инде: кайберләре гомере буе әти-әнисенә рәхмәтле булып, үзенә булган хөрмәтне, тәрбияне аларга да күрсәтә, аларның фатихасын ала, ә кайберләре исә моны кирәк санамый, һаман дөнья кууын белә. Бәлки оныта торганнардыр: ана рәнҗеше бетми бит ул, гомер буена эзәрлекли.

Ана... Бу сүз мине шундый дулкынландыра. Әнием - минем иң якын, иң яраткан кешем, сердәшем, эштә үрнәгем. Аннан башка минем дөньям буш. Һәм минем әнием - иң матур, иң яхшы, иң ягымлы әни. Әйе, һәр балага үз әнисе кадерле һәм якын. Алар безне тугыз ай буе йөрәк түрләрендә йөртеп, безнең белән сөйләшеп, иркәләп, дөньяга китергәннәр, бәбкәм дип иркәләп кулларында назлаганнар, төн йокыларын йокламыйча, ару-талуларына карамыйча, безне бишектә тирбәтеп йоклатканнар, бишек җырлары җырлаганнар, тәрбияләп үстереп инде менә олы кызым дип, безгә фатиха биреп, зур тормыш юлына чыгарып җибәргәннәр. Без әтиебезгә, әниебезгә мәңге бурычлыбыз.

Ноябрь аеның соңгы атнасында һәрбер кеше диярлек әниләр көнен билгеләп үтә. Шушы уңайдан Шланга урта мәктәбендә дә төрле чаралар булып үтте. Мәктәп һәм авыл китапханәчеләре җитәкчелегендә, урта сыйныф укучылары белән Ш. Хөсәеновның "Әниемнең ак күлмәге" спектакленнән өзек сәхнәләштерелде. Балалар рольләрне бик оста башкардылар. Әниләр һәм башка тамашачылар көчле алкышлар яудырдылар, һәм күз яшьләре белән таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спектакль