Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

"Ана" скульптурасының нигезе урнаштырылды

Исегезгә төшерәбез, районда яшәүчеләрнең күпсанлы мөрәҗәгатьләре буенча, шулай ук, барлык буын аналарына хөрмәт йөзеннән, Чүпрәледә "Ана" скульптурасы булдыру тәкъдиме кертелгән иде.

"Ана" скульптурасы район үзәгендәге паркта урын алачак. Аның авторы якташыбыз, Чабаксар шәһәрендә яшәүче архитектор Владимир Нагорный. Ул чүпрәлеләргә республика һәм район оешкан көндә Чыгарылышлылар паркында ачылган "Хыял очышы" композициясенең авторы буларак та таныш.

Реклама

"Аналарга һәйкәл" ("Памятник Матерям") язулы нигез ташы граниттан эшләнгән, скульптура үзе бронзадан һәм 3 метр биеклектә булачак. Аны ачу тантанасы ноябрь ае ахырына билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ана скульптурасы