Ана капиталыннан 20 мең сум бирелә
5 майдан башлап Татарстанда ана капиталы акчасының 20 мең сумын алуга гаризалар кабул ителә башлады.
Мондый гаризаны РФ территориясендә яшәгән һәм әлеге сертификатка ия булган һәркем бирә ала. Бала туганнан соң күпме вакыт узуы мөһим түгел. Бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүгә 2015 елның 31 декабренә кадәр сертификатка ия булган яки ия булачак барлык гаиләләр дә өмет итә ала. Гаризаны 2016 елның 31 мартыннан да соңга калмыйча тапшырырга кирәк.
-Әгәр дә "Ана капиталы" буенча кулланган сумманың калган өлеше 20 мең сумнан ким икән, гаризаны биргән вакытка калган сумма гына түләнәчәк. Бу акчаны гаилә теләсә нинди ихтыяҗлары өчен тота ала, чикләүләр юк.
Гаризаны һәм тиешле документларны (паспорт, акча күчерү өчен банкта ачылган исәп реквизитлары турында белешмә, гариза, анда сертификатның сериясе һәм номеры, сертификат рәсмиләштерелгән затның СНИЛС номеры күрсәтелә) Пенсия фондының территориаль бүлегенә тапшырырга кирәк,-ди пенсия фондының Чүпрәледәге бүлек җитәкчесе Ильмир Измайлов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев