Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Алтынчы мәртәбә суд каршына басачак

Бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый, диләр. Җинаять кылмыйча, саф күңел белән намуслы хезмәт куеп яшәүне бөтенләй чит гамәлгә санаган Әсхатькә карата янә җинаять эше кузгатылды. Шланга авылында яшәүче 48 яшьлек Әсхать Садыков моңарчы да биш(!) мәртәбә суд каршына баскан. Өйләнеп гаилә кору, эшләп матур көн күрү турында уйлап...

Бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый, диләр. Җинаять кылмыйча, саф күңел белән намуслы хезмәт куеп яшәүне бөтенләй чит гамәлгә санаган Әсхатькә карата янә җинаять эше кузгатылды.
Шланга авылында яшәүче 48 яшьлек Әсхать Садыков моңарчы да биш(!) мәртәбә суд каршына баскан. Өйләнеп гаилә кору, эшләп матур көн күрү турында уйлап та карамаган күрәсең. Беренче мәртәбә 1996 елның 2 сентябрендә, 30 яшендә хөкемгә тартыла. 2006 елның 19 апрелендә РФ Җинаятьләр кодексының 139 маддәсендәге 2 нче бүлекчәсе буенча бишенче кат Чүпрәле район суды эскәмәясенә утыра. Ана сөте белән кермәгәнне, сыер сөте белән керми инде ул. 2014 елның 2 ноябрендә ул үзенең мәкерле планын тормышка ашыру өчен вакытның нәкъ төн уртасын сайлый. Авыл тыныч йокыга талган. Анда- монда гына этләр эргән тавышлар ишетелә. Урамда да кешеләр күренми. Димәк, аңа бүген бернинди дә каршылык булырга охшамаган. "Әйдә, Әсхать, алга! ,- дип, алдан әзерләп куйган балтасын кулына ала да, икенче урамда урнашкан "Гөлия " кибете янына килә. Күз ачып йомганчы, санаулы секундлар эчендә ишек бигендә эленеп торучы йозакны алып та ата. Кибет киштәләреннән берничә шешә аракы, сигаретлар һәм ике мең сумнан артык вак акча урлап чыга. Шәхси эшмәкәр А.Хисмәтованың сүзләренә караганда, барлык зыянның күләме 3122 сумны тәшкил итә. Каракка бу шөгыле бик охшап киткән күрәсең. Көчле махмырны бастыру максатыннан икенче көнне дә ул нәкъ шушы вакытны көтеп ала һәм балтасын кыстырып янә әлеге "Гөлия" кибете янына килә. Шушы ук тәртиптә йозакны җимереп эчкә үтә. Тагын кичәге кебек үк берничә шешә аракы һәм сигаретлар алып җинаять урыныннан кача. Тиздән Әсхать Садыков чираттагы мәртәбә суд каршына басачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд Җинаятьләр