Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәледә штрафларын түләмәгән алты автомобиль йөртүче 50 сәгатьлек мәҗбүри эшкә тартылган

Автоинспекторлар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар еш салына. Әмма аны үзвакытында түләүне күпләр һаман сузып килә. Янәсе өлгерермен әле.

Законда каралган 70 көн өчендә түләмәсәң, штраф суммасының икеләтә артканы хәзер берәүгә дә яңалык түгел. Суд хөкем карары чыгарса 15 тәүлеккә кадәр кулга алырга да мөмкиннәр әле.

-Быел 31 шоферга карата шундый беркетмә төзеп судка җибәрелгән. Суд карары буенча биш кешегә арест салынган, алтысы 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә тартылган, ә 20 шофер үз штрафын икегә тапкырлап түләргә мәҗбүр булачак,- ди автоинспекциянең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: штрафлар