Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Алмагачың кайдан килгән?

Бүген республика базарларында күп төрле үсентенең киң ассортименты тәкъдим ителә. Әйтергә кирәк, шул рәвешле сату нокталары да арта бара.

Бер сүз белән әйткәндә, ялкауланмый яткан һәр кешегә менә дигән шөгыль һәм дә акча эшләү юлы. Ник дигәндә, нинди генә үсенте булмасын, ул ким дигәндә 200 сумнан артык тора. Әйе, тикшерүләр нәтиҗәсе буенча да нәкъ шулай килеп чыга.

ТР "Россельхознадзор" идарәсенең дәүләт инспекторы Әхтәм Сәлахов белдерүенчә, республика базарларында ясалган рейдлар да еш кына әйбәт нәтиҗәләр бирми. Сатучылар үсентеләрнең сортларын дәлилләүче сертификатларны тәкъдим итә алмыйлар. Әлеге "сатулары" өчен алар штраф төрендәге административ җаваплылыкка тартылалар.

Биредә уйланырга җирлек бар. Барыбыз да бакчада сортлы, күп уңыш бирә торган алмагач, слива, груша үсентеләре булдырасы килә. Әмма сатып алу вакытында беркем дә аның кәгазьләрен сорап торуны кирәк дип санамый, һәммәсе дә сатучы теленнән әйтелгән сүзләргә ышанып кала. Ә бит еш кына сортлы, әйтик, алмагач урынына кыргый шартларда үскәнен алырга мөмкин. Шуңа да "Россельхознадзор" идарәсенең дәүләт инспекторы Әхтәм Сәлахов үсентенең тамырына, прививка ясалган урынына нык игътибар бирегез дип, киңәшләрен бирә. Тамырлар балчык эчендә булырга, үсентенең кайрысы җәрәхәтләнмәгән булырга тиеш. Сортын дәлилләүче сертификатны сатучыдан сорап алу да комачау итмәс. Анда үсентенең сортын белдерүдән тыш, аны тәкъдим итүче питомникның исеме дә язылган була.

-Мәсәлән, еш кына Краснодар өлкәсеннән кайтарылган үсентеләр бездәге климат шартларына яраклаша алмый. Шуңа да әйбәт үсенте сатып алырга теләсәгез, әлеге нечкәлекләргә дә игътибар итегез,- ди Әхтәм Сәлахов.

Билгеле булганча, үсентеләрне сату чоры яз һәм көз айларына туры килә. Шуңа да ТР "Россельхознадзор" идарәсе республика территориясендәге барлык сату нокталарында да рейдлар белән чыгуны планлаштыра. Әгәр дә тиешле документлары булмаган сату очракларына юлыгасыз икән, бу турыда ТР "Россельхознадзор" идарәсенә 8(843)277-68-29 телефон номеры, яисә shn.tatarstan.ru сайты аша җиткерә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакча җиләкҗимеш, яшелчә