Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

“Акчарлак” лагерын тикшерделәр

Балаларның ял итү, сәламәтләнү лагеры районның иң матур табигатьле бер почмагына урнашкан. Тирә якта урман, янәшәдәге күлдән иң эссе көннәрдә дә саф, җиләс һава бөркелә.

Ял итүче балаларның күңелләре күтәренке. Лагерь директоры Венера Мошкова да монда ял итү өчен мөһим булган бөтен шартларның тудырылуы турында сөйли. Шушы көннәрдә мондагы балаларның ничек ял итүләрен, туклануларын һәм иминлекләрен тикшерү максатыннан зур комиссия килде. Аның составында район прокуроры ярдәмчесе Руслан Алиуллов, янгын күзәтчелеге бүлекчәсе начальнигы Марс Хамидуллин, "Роспотребнадзор" ның Буадагы территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Илгиз Хафизов, районның мәгариф бүлеге начальнигы Марс Хәлиуллов һәм республиканың санитар- эпидемиологик органы вәкиле бар иде. Тикшерүчеләр төп игътибарны балаларның сәламәтлеген, иминлеген тәэмин итүгә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешенә юнәлттеләр.

-Балаларның җәйге ялын күңелле үткәрүгә бернинди комчаулык та булырга тиеш түгел,- ди прокурор ярдәмчесе Рауслан Вагизович.

-Ял итүче балаларның саны билгеләнгән нормага туры килә, палаталарда кысынкылык юк,- ди мәгариф бүлеге начальнигы Марс Әмирович. Тикшерү барышында "Акчарлак" лагеренда зур кимчелекләр ачыкланмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балалар җәе2014