Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Зур Аксу чиркәвеннән 50 мең сумга якын акчаны урлап чыкканнар

Зур Аксу авылы чиркәвенә билгесез кешеләр кереп 50 мең сумга якын сәдака акчаларын урлап чыкканнар.

Бу турыда редакциягә килеп, Зур Аксу авылы чиркәве руханые Иоанн сойләп китте. Ул халыкка морәҗәгать итеп, халык арасында йөргән, урлауга кагылышы булган һәр хәбәрне үзенә, я булмаса полициянең участок вәкиленә хәбәр итүләрен сорый. Шул ук вакытта, мондый гамәл кылучының гөнаһы җиде буынга кадәр җитәчәген, аның буенча якыннарының каза күруе мөмкинлеге хакында да кисәтә ул.

Реклама

Әлеге хәлгә бәя бирүен сорап Чүпрәле районы буенча эчке эшләр бүлеге начальнигы Илсур Басыйровка мөрәҗәгать иттек. Ул мондый фактның, дөрес тә, булуын, бүгенге кондә җинаять эше ачылып, тикшерү эшләре барганлыгын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев