Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Адашкан салым кәгазьләре

Көн туды исә почта ташучы безгә төрле түләү кәгазьләре, квитанцияләр тарата. Аларның кайберләрен кулга тотып гаҗәпкә дә каласың хәтта.

Почта әрҗәсендәге җиргә салым түләү турындагы уведомление танышымны да уйланырга мәҗбүр иткән: җирдә казынырга яратам, әмма үземнең җир участогым юк, ди ул гаҗәпләнеп. Ә менә квитанция бар. Бу нәрсәне аңлата соң? Әлеге уңайдан ТР буенча кадастр палатасы пресс-службасының аңлатмасы исә түбәндәгечә.

90нчы елларда үткәрелгән җирләрне инвентаризацияләү процессы белән бәйле икән әлеге хәл. Аның мәгълүматлары кайдадыр искергән, кайдадыр баштан ук хаталы булган. Менә шуңа күрә шундый күңелсез хәлләр килеп чыга да инде. Һәм 20 ел элек җибәрелгән хаталарны бүген дә әле төзәтергә кирәк.

Әмма ни генә булмасын, һәр нәрсәдән чыгу юлы булырга тиеш.

Яңабаштан башлыйк әле: дәүләт кадастрының күчемсез милек буенча яңартылган мәгълүматлары һәр көн саен территориаль мәгълүмати ресурсына (ТИР) тапшырылып килә. Биредә кадастр мәгълүматлары дәүләт хокук реестрында булган мәгълүматлар белән чагыштырыла. Аннан соң һәр 10 көн саен салым службасы база-сына дәүләт реестрында хокуклары теркәлгән җир участоклары турындагы мәгълүматлар тапшырыла. Әлеге алынган мәгълүматлар нигезендә салым службасы хезмәткәрләре күчемсез милек хуҗаларына салым түләү кирәклеге турында уведомлениеләр җибәрәләр.

Әгәр җир участогы юк, әмма салым түләү квитанцияләре килеп тора икән, биредә шәхсән үзегезгә яисә язмача рәвештә республика кадастр палатасына мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак. Аннан соң кадастр палатасы белгечләре документларга һәм кадастр палатасы мәгълүматларына тиешле тикшерү үткәреп, башкарма комитетка гражданинга әлеге җир участогы кайчан да булса бирелгәнлеген яисә бирелмәгәнлеген сорап мөрәҗәгать итәчәкләр. Әгәр башкарма комитеттан җир участогының гражданинга беркайчан да бирелмәве турында җавап килә икән, кадастрга үзгәрешләр кертеләчәк һәм бу турыда мөрәҗәгать итүчегә һәм салым службасына 10 көн эчендә хәбәр ителәчәк.

Әгәр инде әлеге җир участогы кайчандыр гражданинга бирелгән һәм аны раслаучы документлар да булса, әмма ул җир сезгә кирәкмәсә һәм аның өчен салым түләп торырга теләмәсәгез, башкарма комитетка мөрәҗәгать итәргә кирәк һәм бу турыда гаризагызда да күрсәтелгән булырга тиеш. Билгеләнгән срок узганнан соң җир дәүләт милкенә әйләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җир кәгазьләре