Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Район үзәгендә укучылар "Әдәбиятның чиге юк: бергәләп укыйбыз" акциясе оештырды

1996 нчы елдан башлап, 23 апрель ел саен Бөтендөнья Китап көне буларак билгеләп үтелә. Соңгы елларда ул тагын да киңрәк колач алды, чөнки китап -бер буынның икенче буынга рухи васыяте, гомер иткән тәҗрибәле кешеләрнең яңа гына яши башлаган балаларга киңәше. Китапны бернинди компьютер да, телевизор да алмаштыра алмый.

Россия Федерациясендә игълан ителгән әдәбият елы һәм "Язгы игелек"атнасы кысаларында Иске Чүпрәле 1 нче номерлы урта мәктәбенең 6 А сыйныф укучылары рус теле һәм әдәбияты укытучысы Мөхетдинова Энҗе Ленарис кызы һәм китапханәче Яфизова Алсу Рифкат кызы җитәкчелегендә район үзәгендә "Әдәбиятның чиге юк: бергәләп укыйбыз" исемле акция үткәрде.

Балалар, чүпрәлеләрнең нинди китаплар укуы белән кызыксынып, алар тормышында әдәби китапларның ролен ачыкларга тырышты; үтеп баручылар белән бергәләп, рус классикларының игелек турындагы кыска хикәяләрен укып, фикер алышты, матур әдәбият белән күбрәк кызыксынырга өндәде. Әңгәмәдә Яңа Элмәледән Н.Г.Карсаков Павел Корчагиннан (А.Н.Островскийның "Корыч ничек чыныкты?" әсәре) үрнәк алуы, В. Садеева оныкларына "Маугли" әкиятен яратып укуы белән уртаклашты. Ә Венера Сәләхетдинова озак түгел Л.Н. Толстойның "Сугыш һәм тынычлык" роман - эпопеясын яңабашан укырга тотынуын һәм геройлар һәм анда барган күренешләрне бөтенләй башка күзлектән анализлавын әйтте.

Реклама

Шунысы игътибарга лаек, олы буын кешеләре, заманның кызу темпына карамастан, әдәби әсәрләр укуга вакыт таба, тик шулай да яшьрәкләр вакытлы матбугат материаллары белән генә чикләнә. «Яхшы китаплар уку - үткән заманның яхшы кешеләре белән сөйләшү ул», - ди Р. Декарт. Китап көнендә укучылар моңа тагын бер кат инанды, һәркем тормышында билгеле бер әсәрнең тирән эз калдырганын аңлап, дөрестән дә, матур әдәбият- тормыш дәреслеге икән, дигән фикергә килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Язгы игелек атнасы әдәбият китап көне