Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

8 Март бәйрәмендә Чүпрәледә "Кышны озаталар"

8 март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан районда күп төрле чаралар узачак.

5 мартта: Чүпрәле районы хатын-кызлары делегациясе Казанга Татарстан Республикасы Президенты белән очрашуга барачак.

7 мартта: 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә 14.00 сәгатьтә әфганчы әниләр һәм хокук саклау органы хезмәтендә танылган, юрист хатын-кызлар, "Ел хатын кызы. Ел ир егете-хатын-кыз карашынча" конкурсында катнашучылар, бергә гомер итеп, "Алтын туй"ларын билгеләүче парлар, "Ана капиталы" алучылар хөрмәтләнәчәк.

7 мартта: 19.00 сәгатьтә "Егетләр сәламе" дип исемләнгән мәдәни чара тәкъдим ителәчәк.

8 мартта: традицион "Кышны озату" бәйрәме үтәчәк. Бу көнне чүпрәлеләр өчен ярминкә гөрләячәк, үзешчәннәр концерт куячак һәм бәйрәмнең иң күңелле мизгелләре-коймаклардан авыз итү, карачкы яндыру булачак.

Спорт сөючеләрне армспорт (кул көрәштерү), арканда тартышу, гер күтәрү, волейбол һәм чаңгы спринты буенча көч сынашырга теләүчеләрне дә үзәк мәйданга чакырабыз. Бәйрәм чаралары иртәнге 10.00 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 8 март бәйрәме кышны озату бәйрәме