Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбен 60 ел элек тәмамлаган сыйныфташлар очрашты

Шушы көнәрдә Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәбендә моннан 60 ел элек урта мәктәпне тәмамлаучыларның очрашуы булды.

1955 елда 10 нчы "А" сыйныфын тәмамлаган егет һәм кызларны язмыш төрле якларга ташласа да, 60 ел вакыт үткәч алар янә мәктәп елларын хәтердә яңарту өчен күрешүгә кайтканнар. Күп еллар узган, фани дөньяда яяшәүче укытучылар да юк инде, сыйныфташларның да күпчелеге диярлек бакыйлыкка күчкән. "Без мәктәптә укыган елларда сыйныфыбыз бик дус иде. Дүрт чыгарылыш сыйныфында 100 дән артык укучы укыды. Мәктәпнең барлык проблемаларын бергәләп хәл итә идек. Еллар үтте, без өлкәнәйдек, проблемалар да катлауланды һәм әһәмиятләнде, әмма үзара дуслык һәм аңлашу ныгыды гына. Кирәк вакытта бер- беребезгә ярдәм итә белдек",- дип сөйли Рәхимҗан Хәйруллин. Очрашуны бер минут тынлык белән башладылар, арабыздан киткәннәрне искә алдылар. Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәбе директоры Лилия Нәсибуллина хөрмәтле кунакларны җылы сәламләп, бүгенге мәктәп тормышы белән таныштырды. "Сезнең кайтуыгыз безнең өчен бик тә куанычлы. Ешрак кайтыгыз, безнең ишекләребез сезнең өчен һәрчак ачык",- ди Лилия Әмирҗановна. Танылган галимнәр, дистәләгән укыту- методика әсбаплары авторлары математик Илгиз Мөдәрисов һәм филолог Нурмөхәммәт Хисамов, шагыйрь Шаләм Багаутдинов Чүпрәле районының элеккеге башлыгы Рәхимҗан Хәернасов үзләренең тормыш юллары турында бик тәфсилләп сөйләделәр, сорауларга җаваплар бирделәр. Татар Төкесе авылында туып үскән, аннан башка Ульяновскидагы бер генә татар мәдәни чаралары да үтмәгән Иршат Аббазов үзенең гармонын алып кайткан. Очрашу күңелле булды, җырлар җырланды, шигырьләр укылды, сыйныфташлар үзләренең бик еракта калган яшьлек хәтирәләрен яңадан барладылар. Шундый күңелле чара оештырганнары өчен кунаклар мәктәп директоры Лилия Нәсибуллинага, очрашуны алып баручы Зифа Тәҗетдиновага һәм мәктәпнең үзешчән сәнгать коллективына ихлас күңелдән рәхмәт әйттеләр. Мәктәп музеендагы экспонатлар белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сыйныфташлар очрашуы 60 ел элек