Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

30 елдан соң очрашу...

Моннан 30 ел элек Зур Чынлы урта мәктәбен тәмамлаган сыйныфташларның Казан шәһәрендә очрашу кичәсе булды.

Очрашуга ара ерак дип тормаганнар, юлларны якын итеп барысы да кайтканнар. Әйе шул, җир астында юллар булмас, исән чакта күрешик, дип җырларда да җырлыйлар бит, нәкъ шулай. Түгәрәк өстәл артына төзелешеп утырган сыйныфташларның сөйләшер сүзләре, искә аласы үткәннәре бик күп булды.

Башлангыч сыйныф укытучысы Барис Сабирҗанов мәктәп елларындагы кызыклы вакыйгаларны сөйләп уйландырды, көлдереп тә алды. Сыйныфташлар да бергә үткәргән мәктәп елларнын хәтерләрендә яңарттылар. Шунысы куанычлы, һәркайсы укыган елларда күңелендә хуш килгән сайлаган һөнәргә тугры булып эшлиләр.

Мәскәү шәһәреннән кайткан Равия Хаярова предприятиеләрнең берсендә баш белгеч, Рамил Хамитов Казан шәһәрендә ЖЭУ начальнигы, Зөлфия Хамитова баш бухгалтер булып эшлиләр. Алсу Амерханова Казан шәһәренең балалар бакчасында 31 ел педагог-психолог булып хезмәт итә. Нәгыйм Бохариев гомерен кеше хокукларын яклауга багышлаган шәхес, ул адвокат. Гөлфирә Шәкүрова ресторанда оста пешекче, Дамир Амерханов юл төзү оешмасында, Гөлүзә Нәфиева һәм Гүзәлия Бикчурова Ульяновск шәһәрендә автозаводта хезмәт итәләр. Һәркайсының үз һөнәрләрен яратып башкарулары хакында сөйләгәндә, бик бәхетле булуларына без дә сөендек. Чөнки кеше өйдән эшкә барасы килеп, аннан өйгә күңел күтәренкелеге белән кайтса, бу-олы бәхет.

Сыйныфташлар укытучыларының: Рәкия Хамитова, Римма Хафизова, Барис Сабирҗановның бүгенге көндә җәмәгатьчелекне дин юлына чакырып, гарәпчә язарга һәм тәҗвид белән укырга өйрәнүләренә, бер сүз белән әйткәндә, үз өсләрендә һәрдаим эшләүләренә сөенечләрен белдерделәр. Элеккеге сыйныфташларның бүгенге көндә дә бер-берсе белән даими элемтәдә торулары, ярдәмләшеп, шатлык-кайгыларны бүлешеп яшәүләре хөрмәткә лаек.

Очрашу күңелләрдә якты эз калдырып, киләчәккә яңа өметләр уятып сизелмичә үтте. Киләчәктә дә менә шулай тату, бердәм булып яшәгез, дип изге теләкләребезне юллап, без укытучылары һәрвакыттагыча, аларга ак юллар, киләчәкләре тагын да күркәмрәк булсын иде дигән теләктә калабыз.

Очрашулар бик күп язсын,

Булсын әйдә, берничә.

Очрашуларга килмичә,

Калмагыз үкенечкә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашулар