Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә “Физика буенча иң яхшы укучы “ бәйгесе узды

2014-2015 уку елы мәктәпләрдә физика елы дип игълан ителде, үткәреләчәк чаралар планы төзелде.

Физика елы кысаларында 23 январь көнне 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең актлар залында "Физика буенча иң яхшы укучы" дип аталган интеллектуаль уен үткәрелде. Чараны физика укытучысы Шамил Таҗетдинов оештырды һәм алып барды. Уенда 2015 елда физика буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшырырга җыенган 11 сыйныф укучылары : Азизов Илнур, Алтынбаев Булат, Вәлиев Марат, Вахитов Ильвир, Гафуров Булат, Салахов Ильвир, Шакуров Айнур катнашты. Биремнәр түбәндәге схема нигезендә төзелгән иде.

-Механика буенча - хәрәкәт вакытында өч кисәккә аерылган җисемең башлангыч импульс векторы һәм барлыкка килгән ике кисәкнең импульс векторларын кулланып өченче кисәкнең юнәлешен билгеләү;

-Молекуляр физика буенча - газларда үтә торган изопроцессларның бирелгән координаталар системасында графикларын төзү һәм процесска кыскача характеристика бирү;

-Электростатика буенча - төрле урында урнашкан корылмаларның билгеле бер ноктада барлыкка китергән көчәнешлелекнең юнәлешен билгеләү;

-Магнетизм буенча - бирелгән магнит кыры индукциясе һәм электр тогының юнәлешләрен кулланып Ампер көченең юнәлешен билгеләү;

Реклама

-Оптика буенча - линзаларда барлыкка килә торган сурәтләрне төү;

-Квант физикасы буенча - магнит кыры аша узучы радиоктив кисәкчекләрнең юнәлешләрен билгеләү.

Бәйге барышында һәрбер физика бүлеге буенча проектор ярдәмендә слайдлар күрсәтелеп барды. Укучылар биремнәрне, бердәм дәүләт имтиханын тапшырганда кирәк булачагын аңлап, зур кызыксыну белән башкардылар. Һәрбер биремнең үтәлеше кечкенә генә иҗади проект төзү, аны тамашачылар алдында яклау формасында барды.

Нәтиҗәдә 11 а сыйныф укучысы Азизов Илнур һәм 11б сыйныф укучысы Вәлиев Марат икесе дә - беренче урынга, 11 а сыйныф укучысы Шакуров Айнур өченче урынга лаек булдылар. Яфизов Равил Хамиович, Әхмәтова Румия Фатыховна, Рахматуллова Лилия Асхатовна составындагы жюри җиңүчеләрне физика буенча иң яхшы укучылар дип игълан итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев