Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары лауреат исеменә лаек булдылар

Шушы көннәрдә Казан шәһәрендә XVII-XVIII йөзләрдәге русча-татарча кулъязма сүзлекләр темасына багышланган Каюм Насыйри исемендәге XII регионара яшьләрнең фәнни-эзләнү укулары булып үтте.

Әлеге конкурста 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары Камилә Рәкыйпова һәм Марат Вәлиев катнашты (Фәнни җитәкчеләре татар теле һәм әдәбияты укытучысы Энҗе Җәлалова). Конкурста катнашучылар татар теле буенча лексикографик хезмәтләр, бигрәк тә русча-татарча сүзлекләр, татар лексикографиясенең өйрәнелмәгән башлангыч чоры хакында белемнәрен камилләштерделәр. Укуларда әлеге тема буенча интернет челтәрендә материалларның да бик аз булуы ассызыкланды, шул сәбәпле бу өлкәдә эзләнүләр һәм нәтиҗәләр бик мөһимлегенә басым ясалды.
Укуларда катнашучылар лауреат исеменә лаек булдылар һәм Грамота белән бүләкләнделәр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс Каюм Насыйри