Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

1 июльдән ниләр үзгәрде?

Һәр елдагыча быел да 1 июльдән коммуналь тарифларның бәяләре артты.

ЖКХ тарифлары күтәрелә

Һәр елдагыча быел да 1 июльдән коммуналь тарифларның бәяләре артты. Татарстанда ул уртача 4,2 процентка күтәрелде–электр энергиясе өчен түләү 3,7 процентка, су белән тәэмин итүгә тарифлар 3,5 процентка. Газның 1 кубометры өчен 5 сум 57 тиен түлисе була. Моңа кадәр ул 5 сум 48 тиен иде.

(Барлык тарифлар һәм аларны көйләүче оешмалар турында тулы мәгълүматны Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтының “Тарифлар” (http://kt.tatarstan.ru/rus/ntarif.htm) һәм «Ачык Татарстан” порталының «Ведомство хисаплары” бердәм дәүләт системасының “Тарифлар” бүлегендә карап була).

Бюджеттагылар “Мир” картасына күчте

1 июльдән Россиянең бюджет тармагында эшләүчеләр һәм студентлар хезмәт хакын яки дәүләт стипендиясен бары тик “Мир” картасына гына ала башлады. Бу “Милли түләү системасы турындагы” Федераль законда күрсәтелгән.

Кече бизнес өчен онлайн-касса

Кече бизнес 1 июльдән онлайн-кассаларга күчә. Контроль-касса машинасыннан (ККМ) башка сату өчен штраф 10 мең сумнан башлана, ә онлайн-касса урнаштырмаган өчен – 1,5-2 мең сум алачаклар.

Автомобильләргә электрон паспорт

1 июльдән Россиядә транспорт чараларына электрон паспортлар бирә башладылар. ЭПТСка күчү 2019 елның 1 ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Әлегә электрон паспортлар теркәү белән беррәттән, элеккечә кәгазь паспортлар да биреләчәк.

Электрон паспорт, кәгазьдән аермалы буларак, автомобильнең идентификация мәгълүматларыннан тыш, аның техник мәгълүматларын, йөреш күрсәткечләрен, конструкциягә үзгәрешләр кертү турындагы мәгълүматларын да үз эченә ала. Моннан тыш, аңа техосмотрны һәм иминиятләштерү мәгълүматларын да өстәячәкләр.

Реклама

ЭПТС та автомобильнең барлык тарихы җыелып барыр дип планлаштырыла. Электрон паспорт кәгазьгә караганда арзангарак чыгачак – 1500 сум урынына 600 сум.

Өлешле төзелешләргә карата таләпләр кырыслана

Июль башыннан төзүчеләр берьюлы берничә проект эшли алмаячаклар – бары тик берне генә. Һәр объект өчен алар дәүләт вәкаләте булган банкта счет ачарга тиеш булачаклар – шулай ук берне генә, һәм төзелеш буенча барлык түләүләрне шул счет аркылы гына башкарырга тиешләр.

Тәмәке бәярә

1 июльдән тәмәке продукциясенә акциз җыюлар 10 процентка артты. Акчага күчереп караганда, бер мең данәгә 1562 сум урынына 1718 сум булачак. Бу исә тәмәкегә бәя артуга китерә.

Язышулар һәм сөйләшүләр сакланачак

1 июльдән элемтә операторлары клиентларының язышуларын һәм сөйләшү язмаларын ярты ел сакларга тиеш булачаклар.  Россия Хөкүмәте раслаган кагыйдәләр кулланучылар интернет аркылы җибәрә торган мәгълүматларга да кагыла: язма хәбәрләр, сөйләм мәгълүматлары, рәсемнәр, тавыш язмалары, видео һәм башка электрон хәбәрләр. Яңа таләпләр телекоммуникация челтәрләре операторларының капитал чыгымнарын 14-23 процентка арттырачак.

“Меркурий” да эшли башлады

1 июльдән Россиядә “Россельхознадзор“ тарафыннан эшләнгән “Меркурий” ветеринария сертификациясенең электрон системасы гамәлгә керде. Ул азык-төлек продукциясенең киң тармагын үз эченә алачак – ит, сөт, балык, консервалар, балалар ризыгы һәм башкалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев