1 февральдән пенсияләр артты
1 февральдән узган елның инфляциясен истә тотып, пенсия күләме 6,5 процентка артты.
Артулар, беренче чиратта, хезмәт пенсияләренең иминият өлешенә кагыла. Картлык, инвалидлык буенча алган һәм гаиләне тәэмин итүчене югалтканнарның пенсия күләмнәре дә артачак. Хезмәт буенча түләнгән пенсия- уртача 665 сумга, картлык буенча 691 сумга артачак, инвалидлык пенсиясе-431 сумга, гаиләне тәэмин итүчесен югалтканнарныкы уртача 430 сумга артыр дип көтелә.
Пенсия тагын бер кат 1 апрельдә артачак. Бүгенге көндә уртача пенсия күләме 10,7 мең сумны тәшкил итә, социаль пенсиянең уртача күләме-6 мең сумнан артыграк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев