1 апрельдән социаль пенсияләр арта
1 апрельдән дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсия, ай саен бирелүче өстәмә матди ярдәм һәм социаль пенсия күләменнән чыгып билгеләнүче башка социаль түләүләр дә 10,3 %ка арта.
Федераль ташламалардан файдаланучыларга (ветераннар, инвалидлар, радиациядән зарар күргән гражданнарга, Советлар Союзы Геройларына, Социалистик Хезмәт Геройларына һ.б.) айга бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү 5,5 %ка индексацияләнәчәк. Шулай итеп, Татарстанда 78 меңнән артык пенсионерның (шуларның 75,5 меңе -социаль пенсия алучылар) пенсия күләме артачак. 2015 елның августында эшли торган пенсионерларның иминият пенсияләре дә индексацияләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев