Туган Як
  • Рус Тат
  • Ятимнәрне, мохтаҗларны яклаучылар

    8 июнь-Россиядә Социаль хезмәткәрләр көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм Россия Президенты Указы нигезендә 2000 елда кабул ителде.

    Тарихка күз салсак, социаль яклау хезмәте элек елларда ук барлыкка килгәнен күрәбез һәм ул 8 июньгә очраклы гына билгеләнмәгән. Нәкъ шушы көнне 1701 елда Петр I дәүләт социаль яклау системасының башлангычына юл салучы Указга кул куя.

    Бүген республикада 15 меңләп социаль хезмәткәр исәпләнә. Районда исә социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә хезмәт итүчеләр 130га якын кеше.

    Кем соң ул социаль хезмәткәр? Беренче чиратта исеменнән үк аңлашылганча, ул иң актуаль мәсьәләләрне хәл итүче. Әлеге һөнәр ияләренең һәр иртәсе кешеләргә ярдәм итүдән башлана. Гомумән, бу өлкәдә кеше хокукларына гадел караган хезмәткәрләр көч куя.

    Район халкын социаль яклау идарәсен үзе дә сабырлыкның өлгесе булып торучы мөлаем ханым Антонина Хәлилова җитәкли. Шуңадыр да биредә кеше проблемасын үзләренекедәй хәл итү чит-ят нәрсә түгел. Идарәнең максаты да авыр тормыш хәлендә калган гражданнарның яшәешендәге тискәре тенденцияләрне түбәнәйтүгә, өлкән яшьтәгеләрнең борчуларын киметүгә, инвалидларга төрле яклап ярдәм күрсәтүгә, пособиеләр билгеләүгә юнәлдерелгән.

    Идарәдә ике бүлек эшли. Беренчесе-өйгә барып хезмәт күрсәтү. Үзләренә хезмәт күрсәтә алмаучы ялгыз яшәүчеләргә һәм инвалидларга ярдәм итү өчен булдырылган. Икенчесе-гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү. Аның максаты булып, хокук бозуларны, социаль ятимлекне булдырмау тора.

    -Көн саен идарәгә 20-30лап кеше мөрәҗәгать итә. Һәр мәсьәләне хәл итү байтак вакытны ала. Һәркайсына шәхсән якын килеп эш итәргә тырышабыз. Араларында нинди генә мәсьәләләр юк: кемгәдер шифаханәдә дәвалану юлламасы кирәк, кемгәдер матди ярдәм күрсәтергә һ.б, һ.б. Моннан тыш, республика күләмендә күп төрле программалар эшли. Алар кысаларында да районда күләмле эшләр башкарыла. Әйтик, өлкәннәрне компьютерга укыту, кәрәзле телефоннар тапшыру, гаилә һәм балалар белән, шулай ук, чаралар уздырабыз. Мохтаҗ гаиләләргә киемнәр юнәтәбез, шифаханәләргә юлламалар бирәбез, бер сүз белән генә барысын да сөйләп бетерлек түгел.

    Инвалидларга кагылышлы проблемаларны да хәл итү өстендә күпкырлы эш алып барыла. Аларны борчыганы-торак йортларда пандуслар, айлык ярдәмнәр, ял һәм дәвалану хокуклары, -ди Антонина Хәлилова.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: