Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Сусыз яшәп булмый

Бу көн 1992 елда, Рио-де-Жанейрода, БДБ илләре катнашында, әйләнә-тирә мохитне саклау буенча үткән конференциядә билгеләнгән. Җир шарында суның күпчелек өлешен диңгез-океаннар тәшкил итә, нибары 3 проценты гына төче су.

Теоретик яктан караганда җирдәге су ресурслары кешелек яшәеше өчен җитәрлек. Ләкин ихтыяҗ нык арта, шунлыктан күп илләр су җитмәүдән интегә. Монысы-бер мәсьәлә. Ә суның пычрануы тагын да зуррак куркыныч тудыра. Белгечләр әйтүенчә, төче су планетаның нибары 40 процент өслегендә генә бар, калган 60 проценты төче су белән тәэмин ителми яки зур ихтыяҗ кичерә. Атмосферада 14 мең кубометр су пары бар. Суның йолдызара киңлектә дә булуы ачыкланган. Кеше канының-83, сөякләрнең 15-30, йөрәк һәм баш миенең 80 проценты судан тора. Кеше тәүлеккә 12 стакан су югалта, димәк, шуның кадәр кабул итәргә дә тиеш. Халык саны арту һәм промышленность производствосы киңәю белән бәйле рәвештә, эчә торган суның сыйфатына чагылышлы проблемалар күбәйде. Кешенең эшчәнлеге дә җир йөзендә төче су җитмәүгә кире йогынты ясый. Мәсәлән, күпләп урманнарны кисү, шуның нәтиҗәсендә көтүлекләр юкка чыгу, туфракның үлүе табигатьне тәмам корыта. Ә болай да җитешмәгән төче суларның пычрануы яшәешне бигрәк тә киеренке хәлгә куя. Һәр елда дөньядагы елгаларга 450 миллиард кубометрга кадәр промышленность калдыклары ташлана, шуның сәбәпле суда 13000 төр агулы элемент җыела. Пычрак судан килеп чыккан чирләр нәтиҗәсендә җир йөзендә һәр 8 секунд саен бер сабый гомере өзелә, ел саен 500 миллион кеше авырый. Җир шарында кеше гомере торган саен ныграк кыскара, диләр. Соңгы 30 елда ул 7 елга кыскарган. Әгәр шулай дәвам итсә, 50 елдан: "Без үзебезне һәм балаларыбызны коткару өчен ни эшләдек соң?" дигән сорауны бирергә кеше дә калмаска мөмкин. Ел саен миллионлаган россияле вакытсыз вафат була. Моның сәбәпләре күп: начар экология, социаль проблемалар, стресс, сугышлар, чирләр һ.б. Шулар арасында күзгә күренми торган тагын бер дошман бар: экологик яктан пычрак, яшәү өчен куркыныч булган су. Коткаручыбыз булырга тиешле су безне үтерергә дә мөмкин икән. Ә бу хәвефне бетерү өчен без ни эшләргә тиеш соң? Хәлне контрольдә тоту өчен без иң беренче чиратта дөреслекне белергә тиешбез. Җир шарының өчтән ике өлешен алып торган су-планета тормышының бишеге. Аның тереклекне бар итү көче дә, юк итү куәте дә бар. Соңгысы бигрәк тә бүгенге көнебезгә хас. Кеше суга батып та, бер кашык суга тилмереп үләргә мөмкин. Суның бактериологик составын билгеләгәндә, андагы микроблар һәм бактерияләр күләме ачыклана. Ә химик составына тикшерү үткәргәндә, андагы бакыр, тимер, цинк, кальций кебек элементлар, нитрат һәм нитритлар, шулай ук аның катылыгы билгеләнә. Безнең райондагы эчә торган сулар бөтен составы буенча да нормага туры килә. Хәзерге вакытта Иске һәм Яңа Чүпрәле авылларында яшәүче 3000 артык кеше Кушкуак һәм Иске Элмәле авылларыннан килә торган чишмә суын файдалана.

-Су чишмәдән чыга да үзе агып килә, аны ничек һәм күпме куллансаң да ярый, дип уйлаучылар ялгышалар. Суга сакчыл карау кирәк. Җәй айларында бигрәк тә,-ди Чүпрәле коммуналь челтәрләре директоры урынбасары Марат Хәнҗәров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: су