Туган Як
  • Рус Тат
  • Кайда тудык– шунда кирәк булдык!

    Яңа Борындык поселогы 1942 елда төзелгән. Моннан нәкъ 70 ел элек әлеге поселокның барлыкка килүенә нигез итеп Казан-Ульяновск тимер юлы төзелә башлый.

    Станцияне төзү авыр сугыш елларына туры килә. Чөнки бу елларда немец илбасарларыннан күп кенә шәһәрләребезне яклау максатында тимер юлларны тиз арада төзү бурычы куела. Шулай итеп 1941 елда тотынган әлеге эш 1942 елның августында тәмамлана да. Иң беренче 200 км озынлыктагы тимер юлдан поезд августның 18ендә кузгала. Әлеге поезд илбашы портреты белән бизәлгән була. Станциягә "Восьмой разъезд» исеме бирелә. Күпләр әлеге сүзне бүген дә олырак яшьтәге кешеләр теленнән ишетергә мөмкиннәр. Соңрак станциягә Борындык исеме кушалар. Әмма "восьмой" дигән сүз, әйткәнемчә, барыбыр сакланып кала. 1950 елларда биредән беренче пассажирлар поезды уза. Ул вакытта тәүлегенә, хәтта, 10-12 шәр поезд үткәне истә. Алар Уфа, Адлер, Куйбышев кебек эре шәһәрләргә юл ала иде. Аннан тимер юл аша товарлы состав йөри башлады.

    Ни хикмәт, 1990 елларда поездлар хәрәкәте азайды, һәммәсе автобусларга, шәхси автомобильләргә күчте. Шулай да ул еллар бик тә истә калган. Аеруча, без бала-чаганың беренче поездларны күрү өчен бирегә чапканыбыз һаман да күңелләрдә саклана.

    Станция оешу белән беррәттән, биредә нефть базасы, иген кабул итү, орлык саклау складлары булдырылды. Әлеге уңайдан, шулай ук, сугыш елларында чәчү өчен орлык ташуларны күпләр хәтерендә барлыйдыр.

    1967 елдан китапханә, медицина пункты, авыл җирлеге эшли башлый, яңа мәктәпкә нигез салына. Будённый районы хакимияте тарафыннан халыкка җирләр бүленә, бирегә килеп кешеләр урнаша, эшли башлыйлар.

    Әйе, ул еллар белән чагыштырганда Борындыкта бүген халык саны әлләни мактанырлык түгел, әмма шулай да станция гомер-гомергә кешеләрне хезмәт белән тәэмин итүче булган. Бүген Борындыкта барлыгы 524 кеше яши, шуның яртысыннан артыгы чуваш милләте вәкилләре, 123 пенсионер исәпләнә. Балалар күрше Иске Шәйморза урта мәктәбенә йөреп, белем алалар. Кибетләр эшләп тора, һәммә йортка зәңгәр ягулык килгән, урамнарда утлар балкый. Борындык станциясенең тагын бер горурлыгы булып-элеватор тора.

    Биредә мин туып-үсеп, 82 ел гомеремне шунда үткәрдем. Армия сафларыннан кайткач, склад мөдире, участок начальнигы, директор урынбасары булып эшләдем. Бүген инде лаеклы ялда булуыма карамастан, ветераннар советын җитәклим. Әйтергә кирәк, "кайда туган, шунда кирәк булган",- дигәнчә яшәдем һәм чит җирләргә китмәвемә һич тә үкенмим.

    Һәр чорның үз таләбе, үз вәзгыяте. Инде озак еллардан бирле поселокның тарихын барлап барам һәм аның 70 ел эчендә төрле үзгәрешләр кичереп, заманлаша баруына куанам. Кечкенә генә бер станция төзелеп, бүген Россия күләменә танытырлык Борындык оннары, элеватор булуы белән горурланам. Киләчәктә дә поселокның тагын да үсүен, үзгәрүен телим.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: