Туган Як
  • Рус Тат
  • Хезмәтләре күпкырлы

    Россиядә 1 ноябрь-Суд приставлары көне буларак билгеләнеп үтелә башлады. 1997 елның 6 ноябрендә "Суд приставлары турында" һәм "Башкару производствосы турында"гы ике закон кабул ителгән һәм әлеге көнне суд приставлары рәсми булмаган төстә үзләренең һөнәри бәйрәмнәре буларак билгелиләр иде. Әмма тарихчылар раславынча, беренче суд приставы вазифасы нәкъ менә 1 ноябрьдә барлыкка...

    -Ирек Диһаншинович, бүгенге көндә суд приставлары алдында нинди бурычлар тора?

    -Бүген суд приставларының бурычлары ачык билгеләнгән: безнең хезмәткәрләребез барлык суд карарларын дөрес һәм үзвакытында үтәтүне тулысынча тәэмин итәргә тиешләр. Суд приставларының эшчәнлеге башкарма документларга нигезләнеп башкарылырга, бер үк вакытта гражданнарның законлы хокуклары һәм мәнфәгатьләре дә бозылмаска тиеш. Әлеге бурыч оешмаларга һәм учреждениеләргә, предприятиеләргә карата да үтәлергә тиеш.

    Оешмабызда 12 хезмәткәр: суд приставы-башкаручылары-Рамил Кәлимуллин, Эльмир Насыйров, Надежда Хрисанова, суд приставы-башкаручыларның ике ярдәмчесе-Надежда Агапова, Алсу Албутова, эш башкаручы Гөлназ Ситдикова, шоферыбыз Рифкать Айметдинов суд эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен тәэмин итү бүлегендә (ОПДС, ул да безнең оешма составында) дүрт егетебез: Марс Кәлимуллин, Рәмис Муисин, Айрат Атнагулов, Юрий Ильин хезмәт куялар. Егетләребезнең барысы да физик яктан әзерлекле, белемле. Хезмәткәрләребез белемнәрен күтәрү буенча һәр квартал саен курслар үтәләр, зачетлар бирәләр.

    -Сезнең эшчәнлегегездәге бүгенге көндә иң актуаль проблема нинди?

    -Иң актуаль һәм социаль-файдалы дип алиментларны түләттерү дияр идем. Хәзерге көндә 1441 башкарма документлар һәм суд карарлары безнең карамакта. Быелның ун аенда 6841 эш каралды.

    -Суд приставлары службасының эше авыр да, шул ук вакытта куркыныч та, сезгә карата гражданнар тарафыннан да тискәре мөнәсәбәт яшәп килә. Мондый психологик халәттә эшләве кыен түгелме?

    -Әйе, безнең эшебез күпкырлы һәм гади генә дә түгел, шул ук вакытта катлаулы һәм авыр да дияр идем мин. Күз алдыгызга китерегез, кеше фатирына килеп бурычлары өчен аның фатирына һәм мал-мөлкәтенә арест салу яисә аны фатирыннан куып чыгару... Пристав һәрвакытта да стресслы ситуация белән очраша.

    Салымнар, социаль иминият, җир кадастры, "Роспотребнадзор", "Технадзор", балигъ булмаганнар эшләре буенча комитет, административ комиссия, ЮХИДИ тарафыннан бирелгән штрафларны түләттерү буенча чыгарылган суд карарларын үтәтү дә безнең оешмага йөкләнгән.

    Аннан соң форсаттан файдаланып, район халкына түбәндәгеләрне дә аңлатып үтәсем килә, чөнки безнең тарафка үпкә белдереп килүчеләр дә бар. Иң беренче чиратта, безнең район халкының яртысын пенсионерлар тәшкил итүен ассызыклыйсым килә. Гадәттә, пенсионерларның төп түләү бурычларын мөлкәткә яисә башка салымнар тәшкил итә. Өлкән яшьтәге кешеләр салым буенча җибәрелгән квитанцияләрне күпчелек очракта түләргә оныталар (биредә, әлбәттә, мин аларның барысын да бер калыпка саласым килми, намуслы түләүчеләр дә бар) һәм алар күпчелекне тәшкил итә. Шуннан соң әлеге түләнмәгән квитанцияләр буенча тиешле оешма аларны судка бирә. Аларның кайберләре әлеге судка бөтенләй килми, килгән очракта да үз мәнфәгатьләрен судта яклый алмый.

    Суд тарафыннан мондыйларга карата мәҗбүри түләттерү турында карар чыгарыла. Аннан соң инде әлеге суд карарын үтәтү буенча документлар безнең оешмага юллана. Мондый түләмәүчеләргә без башлап суд карары нигезендә почта аша безнең оешмага килүләрен сорап, аңлатып извещение җибәрәбез. Аларның кайберләре извещение алу белән үк безнең хезмәткәрләребез янына киләләр.

    Әмма кайберләренә әлеге извещениеләрне берничә тапкыр җибәрергә туры килә.

    Аннан соң да килмәгәч, извещение-уведомлениене без почта аша заказлы итеп җибәрәбез, ягъни бурычлы кеше аны имзасын куеп кабул итеп алырга тиеш булачак. Биредә хат ташучыларга да игътибарлы булу сорала. Чөнки безнең оешма тарафыннан җибәрелгән заказлы уведомлениеләрне алар бурычлы кешенең үз кулына тапшырырга тиешләр. Мондый заказлы уведомлениеләр белән эшләүдә игътибарсызлык гафу ителми һәм мондыйларга карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 13.26 маддәсе буенча штраф төрендә административ җаваплылык каралганын да искәртәсем килә. Әлеге уведомлениене алганнан соң бурычлы кеше безнең оешмага 5 көн эчендә килеп сөйләшергә тиеш.

    Мәсәлән, кешенең салым буенча 200 сум бурычы бар ди. Ул аны түләмәгән һәм суд карары нигезендә безнең оешма аннан әлеге салымны мәҗбүри түләттерә ди. Бу очракта инде әлеге гражданин әлеге салым суммасына кушып дәүләт пошлинасын (ул 100 сум һәм аннан да күбрәк булырга мөмкин), шуңа өстәп тагын 500 сум күләмендә (бу физик затлар өчен, юридик затлар өчен исә штрафның яисә түләнмәгән салым суммасының 7 проценты күләмендә) башкару взносын да түләргә мәҗбүр булачак (түләнергә тиешле 200 сум салым урынына уртача 800 сум түләргә туры киләчәк). Гади пенсионер яисә авыл кешесе өчен, әлбәттә, сумма шактый сизелерлек. Ә инде алда санап үтелгәннәрне дә түләмәгән очракта аның милкенә арест салыначак. Шулай ук, пенсионерларның пенсияләреннән, эшләүчеләрнең хезмәт хакларыннан да тотып бару турында карар чыгарылырга мөмкин. Ә вакытында түләнмәгән ЮХИДИ штрафлары буенча сумма тагын да зуррак килеп чыга. Мәсәлән, 100 сум штраф (элек вакытында түләнмәгән очракта ул икегә тапкырлана иде, ягъни 200 сум итеп түләттерелә иде) вакытында түләнмичә безнең оешма тарафыннан түләттерелә икән, ул очракта 100 сум+ 1000 сум (яңа закон буенча, яисә 15 тәүлеккә кадәр арест)+500 сум (башкару взносы)=1600 сум килеп чыга. 100 сум урынына 1600 сум түләү аеруча сизелерлек сумма. Димәк, вакытында түләргә теләмәүчеләргә яисә хәтерсезләргә уйланырлык җирлек бар. Менә шундый зур суммаларны күргәннән соң безнең хезмәткәрләргә карата дәгъвалары була бурычлыларның. Ләкин биредә кабатлап әйтәсем килә, безнең оешма суд карарларын үтәтүче генә, без суд чыгарган карарларны үзгәртә алмыйбыз. Үз мәнфәгатьләрен яклау өчен гражданин судка үзе барырга яисә барлык салымнарын, штрафларын билгеләнгән көннән соңга калмыйча түләп барырга тиеш. Бары тик шул очракта гына аңа безнең оешма бусагасын таптарга һәм артык акча түләргә туры килмәячәк. Аннан соң биредә мин бурычлыларның чит илгә чыгуы да чикләнүен ассызыклыйсым килә. Аларны таможнядан үткәрмәячәкләр. Безнең районнан да 12 кешегә мондый чикләү куелган иде. Аларның берничәсе чит илгә ялга юлламалары һәм самолетка билетлары булуга да карамастан, ялга китә алмыйча, кире кайтырга һәм бурычларын түләргә мәҗбүр булдылар. Һәм бурычлылар исәбенә керүе җиңел, ә әлеге исемлектән чыгу берничә айга кадәр сузылырга мөмкин.

    Ә юридик зат булган оешмалар яисә учреждениеләр белән эшләве тагын да авыррак, процедуралары күп. Аларның счетлары, номерлары ачыклана һәм счетларына арест салына һәм счетларындагы акчалары безнең счетка күчерелә, аннан соң дәгъвачы (взыскательгә) җибәрелә. Биредә мин оешма бухгалтерларының безнең оешма хезмәткәрләренең законлы таләпләргә буйсынып, отчетларын күрсәтергә тиеш булуларын да искәртәсем килә. Таләпләр үтәлмәгән очракта бухгалтерны административ җаваплылыкка тарту да закон тарафыннан каралган, штраф суммасы ды саллы-10000 сумга кадәр. Безнең районда мондый фактлар бар, исемнәрен атап торасым килми, алар үзләрен танырлар.

    -Ирек Диһаншинович, һөнәри бәйрәмегез уңаеннан коллегаларыгызга ни әйтер идегез?

    -Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан коллективыбыздагы хезмәткәрләрне бәйрәм белән тәбрик итәм һәм аларның һәркайсына ныклы сәламәтлек, көчле характер (аннан башка суд приставы булып эшләп булмый), үз-үзеңә ышану, иминлек һәм тынычлык, нинди генә авырлыклар белән очрашкан очракта да югалып калмыйча, абруйларын саклап калуларын телим.

    -Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: