Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Гомерлек укытучы

Укытучымның 80 яшьлек юбилей тантанасында катнашырмын дип һич тә уйламаган идем. Гомеренең алтын көзенә килеп җитүенә дә карамастан, Минзаһит Айнуллович үзен электәгечә үк көр тота.

Нәкъ 42 ел гомерен балалар тәрбияләүгә һәм аларга белем бирүгә багышлаган Минзаһит абый бүген дә акыллы киңәшләре, шушы кадәр гомер кичереп туплаган бай тәҗрибәсе белән бик теләп уртаклаша.

-Мин бик бәхетле кеше. Туган көнемнән алып бүгенге көнгә кадәр булган тормыш юлыма күз салам. Башлангыч елларда атеизм иде. Мәктәптә ун ел буе татарча укыдым. Татар авылында үстем. Яшьтәшләрем нәрсә күреп, нәрсә эшләгән булсалар, мин дә шул ук юлны үттем. Әби-бабаларыбыздан, әти-әниләребездән безгә дә рухи мирас бирелгән. Туганнардан һәм якыннан аралашучылардан да ул мирас калепләребезгә сеңеп калган. Әнием дә, әтием дә әти-әнисез үсәләр. Аларның туганнары дингә бирелгән булганнар. Әниемнең бабасы Әбү-Бәкер хаҗга баргач үлеп кала. Әтиемнең иртәнге намазга азан әйткәннәре әле дә хәтеремдә. Алар безне гаиләдә тыйнак, тәртипле булырга, олыларга хөрмәт белән карарга, үзеңне ничек тотарга кирклеген өйрәтеп үстерделәр. Бисмилла әйтмичә ашарга утыртмадылар. Әнием исә, бик укыган, гыйлемле кеше иде. Барлык балаларына да коръән тутырып бирде, гарәп телендә укырга-язарга өйрәтте.

Гомер бик тиз үтә, кадерләрен белеп яшәргә кирәк. Аның яхшы һәм яман яклары да бар. Әллә нинди авырлыклар күреп яшәсәк тә, үземне бәхетле дип саныйм. Бүгенге көндә дә язмышымнан зарланмыйм. Бәхетле булуымны кат-кат кабатлый алам. Һәр кич сәламәтлек һәм тыныч тормыш сорап дога кылам,- ди ул үткән гомер юлларын хәтерендә яңартып. Яңа Чүпрәле авылы мәктәбендә башлангыч белем алгач, район үзәгендәге мәктәпкә йөреп укый. Барлык фәннәрне дә яхшы үзләштерә. Җиденче сыйныфны тәмамлаганнан соң алга табан кая барырга, дигән сорау килеп баса. Чөнки ул елларда VIII-X сыйныфта укыган өчен ел саен 150 шәр сум акча түләргә туры килгән. Гади хезмәт белән яшәгән авыл кешесенә ул сумма шактый ук саналган. Бигрәк тә улының тырышлыгын күреп торган әтисе Минзаһитны соңгы телем икмәкне сатып булса да белемле итәргә теләгән. Бик авырлык белән үстерелгән мал-туар, бәрәңге саткан акчаны мәктәпкә илтеп, исәп-хисап ясаганнар. 1950 нче елда Минзаһит Айзәтов урта белем ала һәм шушы елда ук Мунчәли авылындагы 35 нче номерлы балалар йортына тәрбияче итеп билгеләнә. Укырга, күп белергә омтылуы аны 1951 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына алып килә. Әмма шул ук елның декабрендә Кораллы көчләр сафларына хәрби хезмәткә алына. Хәрби һава көчләрендә үрнәк хезмәт итә һәм 1953 елда "лейтенант" званиесендә запаска озатыла. Аннан соң янә университетта укуын дәвам итә. 1992 елга кадәр районыбыз мәктәпләрендә укытучы булып эшли. Шул елларда тагын икенче югары уку йортын-Ульяновск дәүләт педагогия институтын читтән торып тәмамлый. 30 елга якын Иске Чүпрәле урта мәктәбендә балаларга рус теле һәм әдәбиятын укыта. Без, аның шәкертләре, Минзаһит Айнулловичны һәрвакытта да хөрмәтли идек. Сүз уңаенда Абдулла Абязов, Альфред Вәлиев, Әнвәр Зарипов, Мария Лухманова, Җәүдәт Бикбаев, Галия Хәлиуллина һәм Венера Фәхретдинова кебек олы җанлы укытучыларыбызны да ихтирам белән телгә аласы килә. Дөрес, аларның кайберләре күптән безнең арада юк инде. Авыр туфраклары җиңел булсын.

1994 елда Яңа Чүпрәле авылы халкы Минзаһит Айнулловичны мәхәллә имам-хатыйбы итеп сайлый. "Дин эшенә ничек алындыгыз?- дигән сорауга ул: "Алда әйткәнемчә, әнинең гарәп телен белүе миңа да ярап куйды, 1957 елда миңа ул үзе белгәннәрнең барысын да диярлек өйрәтте". Әмма, ни кызганыч, ул вакытта авылда мәчет булмый әле. Аллаһ йортын төзүгә дә ул җиң сызганып алына. Төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең ишекләрен шакый. Бик авырлык белән генә булса да төзелеш эше урыныннан кузгала. "Барлык якташларыбызга, гомумән, мәчетне сафка бастыруда булышкан һәркемгә Аллаһының рәхмәте яусын",- ди ул. Шулай итеп, 1996 елның көзендә мәчет тулысы белән төзелеп бетә. Минзаһит Айнуллович 17 ел рәттән Яңа Чүпрәле авылында имам-хатыйп вазифасын башкарды. Халык арасында дини тәрбия эшен алып баруга зур көч куйды. 1997 елда авыл мәхәлләсе мәчете каршында ачылган мәдрәсә бүген дә уңышлы гына эшләп килә, анда егермедән артык шәкерт дини белем ала.

80 яше тулу уңаеннан Минзаһит Айзәтовны котларга ветераннарның район советы җитәкчесе Фиркать Җәлалов һәм бертөркем ветеран-укытучылар килгән иде. Алар аңа алдагы тормышында да нык исәнлек теләп, район җитәкчелегенең һәм ТР Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Илдус Фәизның Рәхмәт Хатларын тапшырдылар. -Сезнең әле тагын да бүләкләрегез бардыр,- диюемә каршы ул: -Әй, без бит бүләк өчен эшләмәдек, иң мөһиме кешеләрнең сиңа карата игътибарлы булуыдыр ул,- диде Минзаһид Айнуллович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучылар көне