Туган Як
  • Рус Тат
  • Җинаять өчен җәза бар

    Быелның 12 мартында Россия Җинаять-башкарма системасы оешуга 134 ел тулды. Элек елларда әлеге служба төрлечә аталды, Эчке эшләр министрлыгы составында да булды. Әмма соңгы вакытта аны Юстиция министрлыгына структуралы подразделение иттереп күчерделәр.

    РФ җинаять өчен җәзаны үтәтү системасының тарихи үткәненә күз салсак, бүгенге көндә әлеге Федераль служба хезмәткәрләренең профессиональ һәм интеллектуаль үсешен күрәбез. Еллар үтү белән хөкем ителүчеләргә карата тәэсир итә торган чаралар һәм алымнар характерына алмаш механизмнар кулланыла башлады. Сер түгел, системаның үткән чорларында да кеше белән акланмаган кырыс мөнәсәбәттәге трагидияле күренешләрдән тыш, кешенең шәхесен хөрмәтләү һәм җинаятьчелеккә бирелгән гражданнарның социаль файдалы тормышка кайтуларын тәэмин итү өчен гуманлы үзгәртеп корулар үткәрелеп тора иде. Теләсә нинди дәүләт тарихында да хөкүмәт структуралары, идарә органнары, шул исәптән суд, полиция һәм төрмә; аларның системалы эшчәнлеге бары тик дәүләт һәм аларда яшәп килүче социаль-сәяси режим кысаларында гына гамәлгә ашырылырга мөмкин. Шулай да дәүләт хокук саклаучылар һәм җәза бирү структураларыннан башка нәтиҗәле яши алмый. Дәүләт эчке сәясәтенең өзлексез өлеше булып, җинаятьләр өчен җәза бирү принцибын һәм системасын билгели торган пенитенциар сәясәт тора. Реформа елларында җәзаны үтәтүче учреждениеләр һәм органнар эшчәнлеген һәм аларның закон базаларын камилләштерү максатыннан, таләп ителгән инфраструктураны, баш службаларны ныгыту формалаштырылды, яңа подразделениеләр барлыкка килде. Конвоирлаштыру, медицина хезмәте күрсәтү, капиталь төзелеш буенча тулы күләмле бурычлар билгеләнде. Югары һәм урта махсус белем бирү, шулай ук пенсия белән тәэмин итү системасы оешты, психологик служба булдырылды.

    2012 һәм аңа кадәрге елларда, җинаять-башкарма службасының Чүпрәле районы буенча филиалында Чүпрәле район һәм җәмәгать судларының күп сандагы хөкем карарлары белән җәмгыятьтән аермыйча гына хөкем ителүчеләр шактый. Моннан тыш бездә башка судлардан һәм җинаять-башкарма инспекцияләрдән кайткан хөкем карарлары да бар. 2012 елда безнең филиалда шундый 66 кеше исәпкә куелды. Ә барлыгы безнең инспекция аша 107 кеше үтте. Шуларның 71е сыналу срогы белән, 10сы төзәтү эшләре, 24се мәҗбүри эш, икесе аерым вазифа үтәүдән яисә аерым эшчәнек белән шөгыльләнүдән мәхрүм ителгән. Алар арасында балигъ булмаган 1 яшүсмер дә бар. Хөкем ителүчеләр белән әңгәмә формасында профилактик чаралар да еш үтә. Анда, халыкны социаль яклау идарәсе, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм психолог катнаша. Үткән ел хөкемгә тартылган 14 кешенең сыналу срогы озайтылды, 12сенә өстәмә вазифалар йөкләнде. Алар, нигездә, айга бер мәртәбә профилактик әңгәмә өчен инспекциягә килергә тиешле кешеләр иде. Үзләрен бары тик яхшы яктан гына күрсәткән, үрнәк тәртипле 3 кешегә карата хөкем ителү срогын туктату турында судларга күрсәтмә җибәрдек.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: