Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә туберкулез белән авыраучылар саны кимегән

    ВИЧ һәм СПИД авыруларыннан кала туберкулез чире бүгенге көндә дә таралу буенча икенче урында тора һәм ел саен 1,5 миллион кешенең вафатына сәбәп була.

    Шунысы куанычлы, соңгы елларда республикада туберкулез белән авыраучанлык, РФ белән чагыштырганда, 29,8 процентка кимегән. Район буенча да кимү күзәтелә. Әгәр 2012 елда район буенча 100 мең кешегә 75,5 кеше теркәлгән булса, 2013 елда ул сан 24,3не генә тәшкил итте. Әлеге авыру һәм аның белән көрәш чаралары турында сөйләвен сорап табиб-эпидемиолог ярдәмчесе Галина Егоровага мөрәҗәгать иттек.

    -Туберкулез ничек йога?

    -Авыру һава-тамчы юлы аша, ягъни сөйләшкәндә, төчкергәндә, йөткергәндә (нәкъ ОРЗ һәм грипп кебек), туберкулез микобактерияләре эләккән көнкүреш предметлары аша йогарга мөмкин. Инфекция чыганагы булып, гадәттә, микобактерияләр бүлеп чыгаручы авыру кеше тора. Шулай ук, авыру малларның продукцияләре дә куркыныч тудыра. Шуңа да сөт һәм ит продукцияләрен урамнан, кулдан сатып алырга ярамый.

    Авыру үпкәләрне генә зарарламыйча, башка органнарга күчәргә дә сәләтле. Башлап ул гадәти салкын тию кебек кенә булырга мөмкин. Шуңа да профилактика зур роль уйный.

    -Халыкның кайсы төркеме авыруга аеруча бирешә?

    -Туберкулезның үсеше микобактериянең, кеше организмының үзенчәлекләренә бәйле. Иммун система мөһим роль уйный. Биредә иммунитетның ни дәрәҗәдә көчле булуы һәм авыруга каршы актив көрәшүе мөһим. Шуңа да организмны көчсезләндермәс өчен тулы кыйммәтле рацион нигезендә тукланырга, исерткеч эчемлекләр кулланмаска, тәмәке тартмаска киңәш итәләр белгечләр. Хроник авыру кешеләргә аеруча сакланырга киңәш ителә. Аннан соң балаларның иммун системалары формалашып бетмәгәнлектән, көчсез була. Шуңа да авыру бик көчле булырга һәм күп кенә өзлегүләр белән үтәргә мөмкин.

    -Нинди профилактик чаралар кулланырга?

    -Специфик профилактиканың мөһим юнәлеше булып вакцинация тора. Туберкулезга каршы прививканы бала тудыру йортында ук ясыйлар. Аннан соң 7 һәм 14 яшьләрендә вакцинация кабатлана. Прививка ясар алдыннан баланы туберкулез бактерияләрен йоктыру- йоктырмавын тикшереп, бала организмына туберкулин пробасы ясыйлар. Бала, авыруны йоктырган дигән шик туган очракта, табиб-фтизиатрга тикшеренүгә җибәрелә. Мондый очракта исә фтизиатрга күренүне сузмаска киңәш ителә.

    Моннан тыш, ел саен флюорография тикшерүе үтү мөһим. Флюорография туберкулез, яман шеш, саркоидоз, үпкәләрдәге хроник авыруларны үз вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: