Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Календарьда дата

“Безгә ялгышырга ярамый...”

Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында да алар җинаять булган урынга ашыгалар, кешеләргә ярдәм кулы сузарга тырышалар. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан без Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең Чүпрәле районы буенча тикшерү бүлекчәсе начальнигы Марат Мидихат улы Җәлаловка мөрәҗәгать иттек.

-Марат Мидихатович, тикшерү бүлеге оешу тарихына тукталыйк әле.

-Тикшерү органнары барлыкка килү тарихы 1864 елларга барып тоташа. Еллар дәвамында әлеге орган төрле үзгәрешләр кичерә, бер инстанциядән икенчесенә күчә. Революциядән соң да әле ул төрле үзгәрешләргә дучар була. Һәм ниһаять, 1963 елның 6 апрелендә СССР Югары Советы Президиумы указы нигезендә эчке эшләр органнарында тикшерү аппараты эшчәнлегенә нигез салына. Шуңа да 6 апрель көне Россиядә, шул исәптән, Татарстанда да тикшерү органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре буларак календарьда урын алды.

Коллективта төрле елларда тикшерүче булып эшләгән ветераннар Евгений Недрышкин, Земфира Сәнатуллова, Миңсәгыйрь Яфизов, Александр Шишкин, 10 елдан артык безнең бүлектә эшләп киткән, хәзерге вакытта Казанда эчке эшләр министрлыгында хезмәт куючы Ранис Бахитов районда җинаятьчелек белән көрәштә, тикшерү бүлекчәсен үстерүгә үз өлешләрен керттеләр.

Бүгенге көндә безнең тикшерү бүлекчәсендә ике кеше-мин һәм өлкән тикшерүче Гөлфирә Хәнҗәрова хезмәт куябыз. Гөлфирә Бариевна эчке эшләр бүлегендә-29, тикшерү бүлекчәсендә 19 елдан артык хезмәт итә. Әйтергә кирәк, соңгы елларда безнең бүлекчәдә штатлар саны азаю, эш күләме, җинаять эшләрен тикшерү сыйфатына карата таләпләр артуга да карамастан, безнең бүлекчә үз алдына куелган бурычларны намус белән үти.

-Күп кеше тикшерүче һөнәре турында фильмнардан һәм сериаллардан карап хәбәрдар. Әмма аларда тикшерүче образы аз дәрәҗәдә ачып бирелә. Сезнеңчә, тикшерүче нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

Реклама

-Бездә шәхси вакыт белән санашу дигән нәрсә юк. Гаилә, кызганычка каршы, икенче планга күчә. Кайчакларда тикшерүчегә үз эшендә көннәр, төннәр буе да тоткарланырга туры килә. Чөнки закон тарафыннан безгә тикшерү сроклары катгый рәвештә билгеләнә, билгеләнгән срокта җинаять эшен сыйфатлы итеп тикшерергә һәм төгәлләргә кирәк. Шул ук вакытта безгә ялгышырга да ярамый, чөнки бу кеше язмышы белән турыдан-туры бәйле.

-Тикшерү органы һәрвакытта да элиталы служба булып саналган. Хәзерге вакытта тикшерүчегә карата нинди таләпләр куела?

-Беренче урында закон тора, беренчел таләп-җинаять-процессуаль закон таләпләрен үтәү. Аннан соң норматив-хокукый актлар, РФ Конституциясе, эчке эшләр органнары хезмәткәренең һөнәри этика Кодексы бар, һәр тикшерүче дә аларны тайпылышсыз үтәргә тиеш.

Бәйрәм уңаеннан хезмәттәшләремә, коллегаларыма, ветераннарга исәнлек-саулык, гаилә бәхете, уңышлар телим.

-Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тикшерүчеләр орган