Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Бер телем ипи

1945 елның май ае башында: "Сугыш бетте! Без җиңдек!"-дип күпме генә тамак ярсалар да, немец-фашист илбасарларын тар-мар итүнең бәясе бик тә зур бит. Утыз миллионга якын кеше сугыш кырында ятып калды, дип язалар, ә авылларда, шәһәрләрдә атлап барган җирендә ачлыктан егылып үлүчеләрне кем санаган?...

Ашарга-ипи, аякка-өскә кияргә-кием, урман эчендә яшәсәк тә, ягарга утын юк иде. Таңнан караңгыга кадәр ач килеш колхоз эшендә тир түккән әниләрне күрми дә идек. Ирләре сугышта һәлак булган тол хатыннарның дүртәр, бишәр, ә кайберләренең сигезәр нарасые ачлык һәм ялангычлыктан җәфа чикте. Зуррак балалары кул арасына керә башлаган гаиләләрдә тормыш-көнкүреш беркүпме тигезрәк барды, чөнки алар терлек асрадылар. Мисал өчен, сарык ите- ашауга, йоны- кием, тиресе- тун, тиресенең күне аяк киеме тегәргә китте. Иң шәп аяк киеме - юкә агачының каерысыннан үрелгән чабата. Күннән эшләнгән читек өстеннән киеп куйган чабата хәтта утыз-кырык градус салкында да иң җылы һәм иң күркәм аяк киеме булып саналды. Ә киез итек, яңа чабата алу, чын мәгънәсендә, бәйрәм иде.

Әлбәттә инде, ипи сүзе һәркайсыбызның телендә иде. Без ипи итеп санаган әлеге ризыкны түбәндәге ысул буенча әзерләделәр. Сугыш елларында көзге яңгырлар сентябрьдә үк башлана иде. Колхоз кырында утырткан нәкъ шул вакытка өлгергән бәрәңгене зур авырлык белән казып алдык, пычраклар башлануы сәбәпле, аның күпчелек өлеше җир астында кала иде. Халык шушы туңган черегән бәрәңгене апрель ахырында - май башында, ягъни карлы-бозлы балчык эченнән казып алды. Аны крахмал дип атый идек. Әлеге крахмалны юып, киптереп, кул тегермәнендә он ясадык. Көз көне җыеп алган бәрәңгене кыргыч (терка) аша чыгарып, аңа крахмал онын куша идек. Бабайларның кырдан кайтарылган ашлыкны зур иләкләр белән иләгәннәре бүгенгедәй күз алдымда. Иләктә калган иген дәүләткә тапшырылды, ә иләк асты, ягъни өлгереп җитмәгән иген кисәкләре һәм алабута орлыклары - халыкка. Хезмәт хакына менә шуны бирделәр. Колхозда эшли алмаганнарга анысы да эләкмәде. Шушы "иген"не салам ягып җылытылган мич башында киптереп, киле (ступа) дип аталган түндәк базында төеп, кибәген җилгәрә идек. Әрчелгән орлык кисәкләрен әлеге дә баягы кул тегермәнендә әйләндереп, ипи пешерү өчен он ясадылар. Ике капчык "иген"нән бер капчык он чыга. Шул бер капчык он җиде-сигез кешедән торган гаиләгә бер елга җитәргә тиеш. Безнең әни онны яз башына запаска калдыра иде. Терлек асрадык, шуңа күрә кыш көне күбрәге ит һәм бәрәңге белән туклана идек. Ә бик күп гаиләләр болай эшли алмадылар, чөнки терлеккә печән чабу тоелды. Печәнне төннәрен, ягъни урланып кыр буйларына утыртылган куаклар арасыннан җыйдык. "Яшь имәннәр" җыры нәкъ менә басу кырыенда үсеп утыручы агачларга багышлап язылган бит. Колхоз халыкны терлек азыгы белән тәэмин итмәде, ә ит, сөт, йон, йомырка налогларын түләттеләр. "Заем" дигән салым белән дә халыкның канын бик күп "эчтеләр". Сугыш беткәннән соң, ул "заем"нар рәтләп кайтарып бирелмәде. Печән дә чаба белмәгән, сугышка алынмаган "ирләр" җитәкче булып йөрделәр.

Урман эчендә яшәсәк тә, ягулыкка тилмердек. Терлек асты тизәгеннән кирпечләр ясап, аны киптереп, шуны мичкә ягып, кыш чыга идек. Әлеге кирпечләр ел әйләнәсенә җитәргә тиеш, югыйсә, җәй көне аш пешергәндә учакка нәрсә ягасың... Терлек асрамаган авылдашларның шушы ягулыгы да юк иде бит. Ачлыктан һәм салкыннан туңып үлгән гаиләләрнең исәбе-хисабы булмады. Салкыннар башлангач, мәетләрне җирләмәдек, алар кар астында кыш чыктылар.

Бүгенгедәй хәтеремдә: июль уртасы булгандыр, мөгаен. Мин - алты яшьлек бала, шушы тизәк кирпечләрен киптерер өчен, араларын буш калдырып, кечкенә генә өемнәргә өям. Әнием, иртә белән эшкә киткәндә, миңа балалар учы кадерле генә бер телем ипи биреп калдырды. Әлеге ипи кисәге кара төстә иде. Моның сәбәбе дә билгеле - әнием аны крахмал оныннан, кырылган бәрәңгедән һәм кара төстәге "иген" оныннан пешергән. Шушы кисәкне урталай сындырдым да, калганын сөт белән ашармын дип, кирпечләр арасына куйдым. Ипинең беренче өлешен ашый-ашый тизәк кирпечләрне өеп бетердем дә, икенче яртысын алырга сузылсам, кисәктән җилләр искән... Кош та туймаслык шул кисәкне елый-елый эзләгәнем исемдә. Көнем әнием калдырган бер стакан сөтне эчеп, елый-елый узды. Газизем эштән кайткач, шушы хәлне сөйләдем дә, икәү утырып еладык. Бераз тынычлана төшкәч, әнием: "Ярар, улым, еламыйк, елап кем баеган әле",-дип үзенең ипи кисәген миңа бирде. Көтүдән кайткан сыерны саугач, шушы бер телем ипине җылы сөт белән ашадым. Ышанасызмы, шуның тәме әле дә булса телемдә.

Икенче көнне яңгыр булуы сәбәпле, малайлар янына уйнарга бармыйча, тавыклар, казлар һәм бозау карап узды. Аннары ялтырап кояш чыкты һәм дөньяны нурга манды. Мин каз бәбкәләре белән сөйләшә-сөйләшә, бозау саклап, аны эчертеп, вакытны кичкә җиткердем. Кич белән терлекләрне йортка җыйганда, шук бозавыбыз тизәк кирпечләре өемнәре янына барды да, маңгае белән сөзеп, берничә өемне ишеп төшерде. Аны куарга дип барсам, кара ипи кисәгем бер өемнең куышында кояшта кибеп ята.Бу телем ипине табуыма бик тә шатланып, бозауның борынын үптем, колакларын кытыкладым, каз бәбкәләре янына барып мактандым. Сохари сыман катып киткән ипи кисәген җылы сөт белән ашагач, бәрәңге яфраклары һәм йомырка кушып пешергән шулпаның тәме берни түгел иде.

Егерме ике ел элек әниемнең туганына 75 яшьлек юбилее уңаеннан өч куплетлы шигырь язылган открытка бүләк иткән идем. Шуның бер куплеты әле дә булса хәтеремдә:

-Мин тук,-дидең, ашамаган көнне,

-Батмыйм,-дидең, суга кергәндә.

-Туңмыйм,-дидең, агач шартлаганда,

Сыер белән юлда йөргәндә.

Шушы шигъри юлларны тыңлаганнан соң, еламаган кеше калмагандыр, мөгаен.

Без шулай үстек, оланнар. Укыдык, эшләдек. Тузган илне аякка бастырдык, сакладык. Аллаһы Тәгалә һәрберебезгә саулык бирсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 22 июнь хәтер һәм кайгы көне