Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Январь аенда нинди законнар үз көченә керде?

    Һәр ел саен яңа елда яңа законнар гамәлгә керә һәм элек булганнарына үзгәрешләр яисә өстәмәләр кертелә. Агымдагы 2022 ел да гражданнар өчен яңа түләүләр, үзгәрешләр алып килде.

    Минималь хезмәт хакы күләме

    Беренчедән, минималь хезмәт хакын 12792 сумнан 13890 сумга кадәр арттырганнар. Ул декрет, больничный һәм иминият взнослары суммаларына йогынты ясый.

    Яшәү минимумы да арта: 13793 сум - эшкә яраклы халык өчен; 10882 сум - пенсионерлар өчен; 12274 сум-балалар өчен булачак.

    Пенсияләр

    1 январьдан яшь буенча иминият пенсияләре 8,6 процентка артачак. Банкрот пенсионерларны түләүләрдән азат итәчәкләр. Социаль пенсияләр 1 апрельдә артачак. Эшләүче пенсионерлар өчен - 1 август көнне кабат исәпләү ясаячаклар.

    Гаризаларсыз түләүләр

    Ел башыннан башлап хәзер инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсия алу; мәшгульлек хезмәте тәкъдиме буенча пенсия; пенсиягә социаль өстәмәләр алу өчен гариза язарга кирәкми. Шулай ук больничный, декрет һәм бала туганда бирелә торган пособие билгеләү тәртибе дә гаризасыз булачак.

    Балалар өчен түләүләр

    Хәзер күп гаиләләрнең беренче һәм икенче баласы өч яшькә җиткәнчегә кадәр айлык түләүләрне алу мөмкинлеге барлыкка килә. Әгәр гаиләнең һәр әгъзасының кереме төбәктә эшкә яраклы халык өчен билгеләнгән икеләтә яшәү минимумыннан артмаса, бу гаиләгә пособие билгеләнәчәк. Пособие күләме дә артты - ул агымдагы елда балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумына тиң.

    “Ана капиталы”

    “Ана капиталы” акчалары хәзер фаразланган инфляция буенча түгел, ә факттагы инфляция буенча индексацияләнәчәк. “Ана капиталы” акчасының күләме ел саен 1 февральдә яңадан каралачак.

    2022 елда “Ана капиталы” беренче бала туганда яки уллыкка алганда 503237 сумны,  икенче һәм аннан соңгы бала туганда 605009 сумны тәшкил итәчәк.

    Электрон больничныйлар

    1 январьдан электрон больничныйлар мәҗбүри булды. Больничный буенча пособиенең максималь күләме дә артты – ул көнгә 2572 сумга кадәр, ягъни аена 80 мең сумга якын булачак.

    Спортка салым чигерүе

    Яңа 2022 елда физик культура-сәламәтләндерү хезмәтләре өчен тотылган чыгымнарның бер өлешен кире кайтарырга мөмкин булачак, әгәр алар спорт министрлыгы реестрындагы оешмаларга түләнгән булса. Спортка салым чигерүен үзебез һәм балалар өчен дә кире кайтарырга мөмкин.

    Россия буенча кешбэк белән сәяхәт итү

    18 январьдан 12 апрельгә кадәр сәяхәт турын яки кунакханәгә броньне “Мир” картасы белән түләгән очракта 20 процентка кадәр кешбэк алырга мөмкин булачак. Иң күп кешбэк 20 мең сумны тәшкил итәчәк. Ялга баруны РФ сәяхәтләр сайтында планлаштырырга мөмкин. Кредит буенча бурычлыларның бурычларын йөклелек буенча, бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие түләүләреннән тотып калып түләтү тыелачак.  

    2022 елда россиялеләрнең шәхси кредит рейтинглары - кредитка сәләтлелек күрсәткече барлыкка киләчәк. Россия Банкы банклар һәм микрофинанс оешмалары тарафыннан түләү сәләте аз булган гражданнарга кредитлар бирүне чикли.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: