Якуб абый истәлекләре

Гөлсинә Чабаева, Түбән Каракитә авылы.
Бөек Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә без авылыбызның иң өлкән кешесе, 94 яшьлек тыл һәм хезмәт ветераны Якуб абый Шаруков белән очраштык. Ул үзенең балачагы, тормыш юлы, авыр сугыш еллары турында сөйләде.
Якуб абый бик яшьли олылар арасына, хезмәткә тартыла. Әтисе Шиһап абый янәшәсендә, тимерчелектә эшли. Шушы, балачактан ук өйрәнгән һөнәре аңа гомере буе көн күрергә ярдәм итә. Колхозлар яшәгән чорда 20 еллап тимерче булып эшләгән Якуб абыйга үзвакытында урман кисәргә дә, агач эшкәртү эшләрендә булырга да туры килә.
1942 елны аеруча хәтерли Якуб абый. “Авылда берничә хатын-кыз һәм без, яшүсмерләрне, Буа районы, Суыксу авылы янәшәсендә төзелә торган тимер юл эшләренә алып киттеләр. Туфрак ташыдык без анда” ,-дип сөйли ул. Еллар узгач, олы улы Зәки әтисен шушы, яшь вакытында төзелешенә үзенең дә өлеше тигән тимер юлларны күрергә алып бара. “Еладым. Ул елларда ач килеш эшләүләр күз алдыма килде шулвакыт”, -ди ветеран.
Авылдагы төрле терлекчелек фермаларын, башка объектларны төзәдә дә катнаша авылның өлкән агае.
–1965 елда авылда агач клуб төзедек, кызганыч, соңрак ул янып китте. Күперләр, сарык фермалары күп төзелде,-ди Якуб абый.
Лаеклы ялга чыккач та ветеран берничә ел хезмәт куя. Тормыш иптәше белән алар алты балага гомер бирәләр. Якуб абый бүгенге көндә кече улы Шамил, килене Эльмира тәрбиясендә гомер итә. Аларга якын киңәшче, өйдә төп нигезне, балаларны бергә җыйнап торучы булып тора.
“Көннәрең ничек үтә”, дип сораган идем: “Хәрәкәттә - бәрәкәт, дип җавап бирде. - Тик торырга яратмыйм. Мәчеткә йөрим, өйдә хәлдән килгән кадәр ярдәм итәм, ди.
Якуб абый берничә ел элек Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов белән дә очрашуын җылылык белән, сагынып сөйли. Әлеге чара Җиңү бәйрәме көнендә була.
Өлкәннәрнең балачаклары, яшьлекләре авыр елларга туры килеп, күңелләрендә яралы эз калдырса да, алардагы яшәү көче, тормышка булган оптимистик карашларына сокланырлык. Иң мөһиме, әлеге хис бүгенгәчә, олыгайган гомер көзендә дә яши аларда. Шулай була күрсен, бәхетле картлык кичереп яшәүләр насыйп булсын ветераннарга!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 июнь 2022 - 14:13Чүпрәленең яшь журналистлары "Алтын каләм – Золотое перо" фестивале Дипломы белән бүләкләнде Быел фестиваль 27нче тапкыр узды.2300
-
27 июнь 2022 - 13:33Чүпрәледә эшләүче яшьләрне котладылар Бүләкләү тантанасы Яшьләр көне кысаларында "Чүпрәле" паркында узды.2100
-
24 июнь 2022 - 14:02Татарстанда 316 меңнән артык кеше электрон хезмәт кенәгәсен сайлады Электрон хезмәт кенәгәләре 2020 елда кулланышка кертелә.4300
-
24 июнь 2022 - 11:09Суд залыннан: үз гаебен таныды Чүпрәле районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы З.Р. Яфизова суд утырышында Волклвның административ хокук бозу турындагы эшен карады.4800
-
24 июнь 2022 - 11:08Җан җылысын кеше йөрәгенә салды Гөлфира апа үзенең тормыш китабындагы ролен сокланырлык итеп башкарып китте.4900
-
24 июнь 2022 - 11:05Чүпрәледә Троица җырлары фестивале узды Иске Чүпрәле авылында изге Сергий Радонежский храмы территориясендә "Троицкие напевы"православие фестивале узды.3200
-
24 июнь 2022 - 11:03Чүпрәле техникум студентлары имтихан тапшыра Студентларның өлгерешен Чүпрәле районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Шәйхатдаров тикшерде.4800
-
24 июнь 2022 - 10:56Яңа Кәкерле авылының оста куллы 90 яшьлек өлкәне Яңа Кәкерле авылының иң хөрмәтле өлкәннәренең берсе булган Миңнулла Зәйнулла улы Зәйнуллин күптән түгел үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте.3500
-
24 июнь 2022 - 10:54Зур Чынлы авылында гомер итүче Карип Иниятулла улы Алиакберовка 80 яшь Хезмәттә үткән гомер3100
-
22 июнь 2022 - 14:28Чүпрәле пенсионерлары Казанга “Гөргөри кияүләрен” карарга барды Экскурсияне оештыруда район башлыгы Марат Гафаров ярдәм итте.7200
-
22 июнь 2022 - 14:27«Күңелле әлифба» каналында йорт хайваны турында яңа видео Балагыз койрыклы дустын дөрес тәрбиялиме? Тизрәк кереп карагыз!9000
-
22 июнь 2022 - 10:58Чүпрәледә “Чайка” лагерында икенче смена башлана Икенче җәйге смена исә 23 июньнән башланып 13 июльгә кадәр дәвам итәчәк.7400
-
12 май 2022 - 21:56Чүпрәледә Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның 136 еллыгы
-
11 апрель 2022 - 08:28Чүпрәледә “Мунчәли укулары”
-
24 июнь 2022 - 08:22
-
27 июнь 2022 - 10:15Чүпрәле чыгарылышлылары бәйрәм иттеБыел район белем бирү учреждениеләрен 95 укучы тәмамлады.2500
-
24 июнь 2022 - 14:17Чүпрәледә Россия Федерациясенең атказанган машина төзүчесе Мансур Рәимов белән хушлаштыларМансур Афиятович Россия Федерациясенең атказанган машина төзүчесе исеменә ия була. Бүләкләре: Халыклар Дуслыгы ордены, "Почет билгесе".3800
-
27 июнь 2022 - 10:15Чүпрәле чыгарылышлылары бәйрәм итте Быел район белем бирү учреждениеләрен 95 укучы тәмамлады.2500
-
27 июнь 2022 - 14:13Чүпрәленең яшь журналистлары "Алтын каләм – Золотое перо" фестивале Дипломы белән бүләкләнде Быел фестиваль 27нче тапкыр узды.2300
-
27 июнь 2022 - 13:33Чүпрәледә эшләүче яшьләрне котладылар Бүләкләү тантанасы Яшьләр көне кысаларында "Чүпрәле" паркында узды.2100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика