Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Яңа кагыйдәләр расланды

    Бу турыда безгә “Россельхознадзор”ның ТР буенча идарәсе дәүләт инспекторы Раиль Әбүзаров хәбәр итте.

    РФ Хөкүмәтенең 2021 елның 25 сентябрендәге 1612 номерлы карары белән ашлык саклау һәм хезмәт күрсәтү белән бәйле хезмәтләрне күрсәтүче юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр реестрын формалаштыру һәм алып бару кагыйдәләре расланды. Бу турыда безгә “Россельхознадзор”ның ТР буенча идарәсе дәүләт инспекторы Раиль Әбүзаров хәбәр итте.

     

    Ашлык саклау белән шөгыльләнүче һәм моның белән бәйле хезмәтләр күрсәтүче юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр реестрын алып бару кагыйдәләре билгеләнде.

    Реестр ашлык һәм аны эшкәртү продуктларының күзәтү федераль дәүләт мәгълүмат системасында авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан формалаштырыла.

    - Реестрга кертү турындагы гариза ФГИСта теркәлгәннән соң дәүләт хезмәтләре бердәм порталындагы шәхси кабинет аша бирелә. Реестрга кертелә торган мәгълүматлар да биредә санап үтелгән. Бу - ашлык саклагычының кадастр номеры, ашлык саклауның гомуми куәте, юридик затның (ИП) гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминләштерү шартнамәсе буенча иминият полисы белешмәләре, ашлык кабул итү һәм төяп җибәрү төрләре, аны эшкәртүнең мөмкин булган ысуллары,-ди Раиль Әбүзаров.

    Белгеч әйтүенчә, "Эшмәкәрлек эшчәнлеге сыйфатында ашлыкны саклауны гамәлгә ашыручы һәм хезмәт күрсәтүне саклауга бәйле булган юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр реестрын формалаштыру һәм алып бару Кагыйдәләрен раслау турында" 2021 елның 25 сентябрендәге 1612 номерлы РФ Хөкүмәте карары 2022 елның 1 сентябреннән үз көченә керә (әлеге карарның 3 пунктыннан тыш, ул 2022 елның 1 июленнән үз көченә керәчәк) һәм 2028 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә була.

    Тулырак мәгълүмат алу өчен “Россельхознадзор”ның ТР буенча идарәсенең фитосанитар күзәтчелек һәм ашлык сыйфатын күзәтү һәм орлык контроле бүлегенә Казан шәһәре, Оренбург тракты, 20а йорт адресы яисә 8 (843) 277-69-26 телефоны буенча, шулай ук, shn.tatarstan.ru сайтына кереп тә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: