Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • "Омикрон" нәрсәсе белән куркыныч?

    Симптомнары салкын тидерү (ОРВИ) билгеләренә охшаш.

    Коронавирусның яңа төре “Омикрон”ның үзенчәлекләре турында Тәтеш, Буа, Апас һәм Чүпрәле районнарында Роспотребнадзорның ТР буенча территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Олег Мазюкин сөйли:

    – «Омикрон» йоктырган вакытта көчсезлек һәм баш авырту борчый, ис тою һәм тәм тоймау хисләре бик булмый. Гомумән, бу яңа төрнең симптомнары салкын тидерү (ОРВИ) билгеләренә охшаш: тән температурасы 38 градуска кадәр, кайчагында югарырак та, күтәрелә, мускуллар һәм буыннарсызлый, борынга томау төшә, тамак авырта, йөткертә, төчкертә, аппетит кими. Тагын шунысы бар – “омикрон” йоктырган кешедән вирус башкаларга шул ук көнне күчә, ягъни инкубацион периоды 1-5 көн дип кенә санала

    Вакцина ясаткан һәм моңа кадәр коронавирус чире белән авырганнар бу инфекцияне җиңел формада кичерә. Әмма вирусның яңа варианты бронхларны һәм үпкәләрне тиз арада, актив рәвештә зарарлый, кешеләр арасында тиз тарала – авыру шуның белән куркыныч.  Авырудан сакланыр өчен ниләр эшләргә соң? Гамәлдә булган барлык профилактик чараларны да үтәргә, авыру симптомнарын үзеңдә сизгәндә мөмкин кадәр тизрәк изоляцияләнергә, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә һәм профилактикалау буенча барлык киңәшләрне үүтәргә: битлек кияргә, кулларны юарга, дистанцияне тотарга һәм вакцинация үтәргә. Коронавирусның башка вариантларындагы кебек үк, вакцина ясату- иң ышанычлы саклану ысулы булып кала.

    Вакцина ясаталармы?

    Районда вакцина ясатырга яраган халыкның нибары 70 процентка якыны гына бу процедураны узган. Иммун катлавы булдыру өчен район халкының 14000нән артыгына вакцина ясату кирәк дигән идек. Әлегә бу сан әле үтәлмәгән – тагын 1200дән артык кешегә вакцина ясатырга кирәк. Бу чарага тискәре караучыларның күпчелеге 60 яшьтән узган кешеләр. Авыру йоктыручылар һәм үлүчеләр арасында да бу яшьне узганнар күпчелекне били.

    Бүгенге көндә район үзәк хастаханәсенең вакытлычы госпиталендә 7 кеше дәвалана, Казанга ике кеше озатылган. Январь аенда ОРВИ симптомнары белән район үзәк хастаханәсенә 120дән артык кеше мөрәҗәгать иткән.

    Балалар авырыймы?

    Карантинга ябуга кадәр үк барып җитмәсә дә, район мәктәпләрендә укучы балалар күпләп авырый башлаган. Аларның барысында да башлап ОРВИ симптомнары күзәтелә икән.

    Татарстанга балаларга ясала торган коронавируска каршы вакцина да кайтып җитте. Мәктәпләрдә вакцина ясатырга теләүче балалар саны ачыклана. Әмма балага вакцина әти-әнисе ризалыгыннан башка ясалмаячак, - дип белдерделәр район башлыгының дүшәмбе көн була торган киңәшмәсендә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: