Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Әниләр көне кысаларында Чүпрәледәге балалар туу бүлегеннән кечкенә Елизаветаның тантаналы чыгарылышы булды

    Вероника һәм Сергей Ярославцевлар гаиләсендә 12 елдан соң көтеп алынган кызлары туды.

    Иске Чүпрәле авылында яшәүче Ярославцевлар гаиләсе өчен бу көннәр аеруча дулкынландыргыч  һәм шатлыклы. Алар гаиләсендә озак еллар көтеп алынган нәни кызчык дөньяга аваз салды. Сабыйга  бөек әби-патшаның Елизавета исемен биргәннәр.

    Баланың тууы Әниләр көненә туры килүе аеруча куанычлы. Әлеге уңайдан район үзәк хастаханәсенең балалар тудыру бүлегендә  Ярославцлар өчен бәйрәм оештырдылар.

    Бу вакыйганың шаһитлары һәм катнашучылары аларның әти-әниләре, туганнары гына түгел, җитәкчеләр дә булды. Ярославцевларны котларга Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, ЗАГС бүлеге җитәкчесе  Альбина Шәрәфетдинова, акушер-гинеколог Светлана Тяхина, медицина хезмәткәрләре, шулай ук Верониканың хезмәттәшләре килде.

    Район башлыгы Марат Гафаров сабыйның әти-әнисенә котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итеп, гаиләнең  бала туу – бик дулкынландыргыч һәм бәхетле мизгелләрнең берсе булуын билгеләде. Вероника һәм Сергейга кечкенә Елизаветаның беренче документын-туу турындагы таныклыгын һәм бүләкләр тапшырды, исәнлек, бәхет, иминлек теләде.

    Вероника «Ак Барс Мед» иминият компаниясендә эшли, гаиләдә алар биш бала. Ә Сергей ремонт белән шөгыльләнә, ул, Веронникадан аермалы буларак, гаиләдә бердәнбер.  Үзе тумышы белән Мәскәүдән. Эш буенча Чүпрәле районында булырга туры килеп, язмышы аны пар канаты белән очраштыра. 2009 елда гаилә кора һәм биредә яшәп алала.

    Гаиләдә беренче бала, уллары Никита туа. Ул  футболны бик ярата һәм спортның бу төре буенча секциядә шөгыльләнә. Сүз уңаеннан, Никита да район башлыгыннан эксклюзив Чемпионат футбол тубына ия булды. 

    12 елдан соң көтеп алынган кызларының тууына алар сөнеп бетә алмыйлар:

    –Җитәкчелек тарафыннан шундый игътибар күрсәтелүенә без бик шат һәм бик дулкынланып котлаулар кабул итәбез. Безнең кечкенә кызыбызны һәм безне шулай хөрмәт иткәнегез өчен олы рәхмәт барчагызга,-диделәр  Ярославцевлар.

    Ә Верниканың әнисе, ..әби Елизавета тугызынчы онык, ике оныкчыгы да бар.  "Шатлыгыбызның чиге юк. Сау-сәламәт, бәхетле булып үссен нәни кызыбыз", - дип күз яшьләрен тыя алмыйча котлауларын җиткерде ....

    ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова әйтүенчә, бүгенге көнгә районда 91 бала дөньяга килгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: