Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Көн тәртибендә тилчә (ящур) авыруы һәм юлларны кардан чистарту: Чүпрәледә утырыш узды

    Утырыш эшендә район прокуроры Илдар Маликов, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

    Район Башкарма комитетның утырышлар залында  тилчә (ящур)  авыруын таралуны булдырмау һәм соңгы көннәрдә чиктән тыш яуган карларны юллардан, урамнардан вакытында чистартып тору  буенча гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы булды.

    Утырышны Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов ачты һәм алып барды. Утырыш эшендә район прокуроры Илдар Маликов, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

    Чүпрәле районы территориясендә тилчә авыруын булдырмау һәм профилактикалау буенча өстәмә чаралар кабул итү буенча  ветеринария берләшмәсе башлыгы Айрат Иматдинов чыгыш ясады.

    Башка төбәкләрдән ветеринарлар рөхсәтеннән башка мал-туар сатып алмаска! Бүгенге көндә ветеринария белгечләре  авыл халкы, фермерлар һәм хуҗалык җитәкчеләре алдына әлеге  мәсьәләне катгый куя. Сәбәбе-Оренбург өлкәсендә тилчә авыру очрагы теркәлгән.

    Тилчә (ящур) – кешеләр дә  авырый торган аеруча куркыныч инфекция. Бигрәк тә ул мал-туар өчен  куркыныч. Төп клиник билгеләре булып,авыз куышлыгының лайлалы тышчасында, тиредә, аяк-кулларда куыклар барлыкка килүе тора, - дип билгеләде Айрат Иматдинов үз чыгышында. – Кешеләргә  авыру хайваннарның сөтенән, итеннән йогарга мөмкин. Авыру  ачыкланса, мал-туарны юк итү куркынычы яный. Ә бу икътисад өчен шактый зыян китерә.

    Айрат Иматдинов мал-туарны сату оештырылган урыннарда, базарларда әлеге юнәлештәге алыпсаталарның эшчәнлеген контрольгә алу кирәклегенә басым ясады. Шулай ук, авыл җирлекләре башлыкларына мәгълүматны халыкка җиткерергә кирәклеген билгеләде.

    Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов, тилчә (ящур)  белән бәйле барлык вәзгыятьнең мөһимлеген билгеләп, карантин чараларын көчәйтергә чакырды. Ә нәкъ менә Меркурий системасы буенча Оренбург өлкәсенән мал-туарны кертүне контрольдә тотарга, кирәк булса, полиция хезмәткәрләре белән постлар урнаштыру мәсьәләсен дә карарга кирәклеген әйтте.

    Юлларны чистарту буенча мәгълүмат белән "Фламинго” җәмгыяте директоры Альфред Низамов һәм  “Татавтодор” ның Буа филиалы район юл участогы җитәкчесе  Айрат Санатуллин чыгыш ясадылар.

    Альфред Низамов оешманың Иске Чүпрәле авыл җирлегендәге 60 км юлны: Иске һәм Яңа Чүпрәле, шулай ук Иске Элмәле авылларындагы юлларны  10 ел дәвамында кардан чистарту белән шөгыльләнүен билгеләп үтте.

    Эш нигездә иртәнге сәгать 4.00 дән 7.30 га кадәр оештырыла. “Тукталышларны, тротуарларны чистарту өчен күп вакыт китә", - диде Альфред Низамов.

    Директор үз эшендәге төп проблемаларның берсе итеп ягулык-майлау материалларына һәм запас частьләргә бәяләр артуны атады һәм шуңа бәйле рәвештә каралган акчалар барлык чыгымнарга да җитмәвен ассызыклады.

    Айрат Санатуллин шулай ук  район территорисендәге автомобиль юлларының торышы белән дә таныштырды.

    - 2022 ел башына участок  231,832 км озынлыктагы юлларга хезмәт күрсәтә,-диде ул.– Моңа юлларны төзү, карап тоту һәм ремонтлауның заманча технологияләрне куллану керә. Шуңа бәйле рәвештә югары җитештерүчәнлекле техника сатып алына, эшнең прогрессив ысуллары үзләштерелә, кадрлар тиешле укулар уза,-диде Санатуллин.

    Район прокуроры Илдар Маликов бу мәсьәлә буенча юлчыларга бернинди дә дәгъвалар булмавын билгеләп үтте. "Эш тиешле тәртиптә, яхшы бәя белән алып барыла", - диде ул. Әмма прокуратура ягыннан авыл җирлекләрендә юлларны чистарту буенча тикшерүләр үткәреләчәк, чөнки авыл халкы еш кына әлеге мәсьәлә буенча җитәкче органнарга еш мөрәҗәгать итә,-дип белдерде прокурор..

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: