Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Камил хәзрәт Сәмигуллин Кече Чынлы авылындагы яңартылган мәчет ачылышында катнашты

    Тантана барышында мәчет диварындагы истәлекле тактаның ачылышы да булды.

    Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 14нче көнендә (24нче июльдә), Чүпрәле районы мөселманнары тормышында күптән көтеп алынган сөенечле вакыйга: Кече Чынлы авылының үзәк мәчете реконструкциядән соң янәдән үз ишекләрен ачты. Барлык чүпрәлеләрнең уртак шатлыгын уртаклашырга Татарстан мөселманнары исеменнән күпләгән кунаклар килде. Биредә бүген яңартылган гыйбадәтханә ачылу белән бергә, авыл халкы катнашында корбан ашы да гөрләде.
    Тантанага авыл халкы, илнең төрле төбәкләрендә яшәүче авылдашлар, дин әһелләре җыелды. Бәйрәм башланыр алдыннан “Саф” төркеме, автор-башкаручы Илгиз Шәйхразиев башкаруында мөнәҗәтләр яңгырады. 
    Аннары Чүпрәле районы Кече Чынлы авылы имам-хатыйбы Марат (Муса) хәзрәт Шәйдуллов башкаруында Кәлам Шәрифтән аятьләр укылып, тантана ачылды. 
    Җыелган халыкка сәламләү, тәбрикләү сүзләрен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров, Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов, “Цильна” ҖЧҖ хуҗалыгы җитәкчесе Борис Гафуров җиткерде. 
    Мөфти хәзрәт Корбан бәйрәме белән ихлас котлауларын җиткереп, бу авыл җирлегендә дин кардәшләребезнең мәчеткә карата зур игътибар күрсәтүләрен югары бәяләп, ихлас теләкләрен җиткерде. Әлеге мәчетне төзекләндерү эшләрен финанс яктан тәэмин итеп, шушы изге эшне башлап йөрүче “Цильна” ҖЧҖ җитәкчесе Гафуров Борис Аппау улы мөфти тарафыннан Нәзарәтнең медале белән бүләкләнде, ә Кече Чынлы авыл җирлеге башлыгы Халитов Гомәр Шәфикъ улына, Кече Чынлы үзәк мәчетенең имам-хатыйбы Шәйдуллов Марат Нәҗип улына һәм мәчетне төзекләндерү эшләрен җитәкләүче инженер-төзүче Җаббаров Илдар Адизян улына рәхмәт хатлары тапшырылды.

    Район башлыгы Марат Гфааров, кайткан кунаклар да мәчетнең төзекләндерелүе изге гамәл булуын билгеләп үттеләр. Аллаһ йортының озак еллар авыл халкы өчен дини юнәлештә хезмәт итүен, аннан яңгыраган азан тавышлары авылны нурландырып торсын, диделәр. Аеруча олы рәхмәт сүзләре игелекле эшкә өлешләрен керкән, ярдәм иткән кешеләргә әйтелде. 

    Марат Гафаров та үз чиратында милләтебез, динебез сагында хезмәт куючы райондашларыбызга үзенең Рәхмәт Хатларын тапшырды. Якташыбыз Рәмис Сафиуллов исә мәчеткә олы бүләкләр белән кайткан иде. 

    Тантана барышында мәчет диварындагы истәлекле тактаның ачылышы да булды. Анда Кече Чынлы авылы "Үзәк" мәчетнең хуҗалык җитәкчесе Барис Аппау улы Гафуров җитәкчелегендә авыл халкы, якташлар белән бергәлектә ачылышы һәм төзекләндерү еллары язылган.

    Бергәләп тәкбирләр әйткәннән соң, намазга чакырып азан яңгырады. Азан догасын укып, килгән кунаклар һәм авыл халкы мәчеткә намазга узды һәм өйлә намазын укыды. 
    Аннары Кече Чынлы урта мәктәбендә  барлык җыелган халык катнашында корбан ашы үтте.

    Белешмә

    Татарстанның Чүпрәле районында урнашкан Кече Чынлы авылында 1917нче елга кадәр 9 мәхәллә була. 9 мәчет эшләп килә, дини гыйбадәтләр башкарыла, бәйрәмнәр үткәрелә. Билгеле вакыйгалардан соң дин тоту кыенлаша, имамнар эзәрлекләнәләр, мәчет биналары кайсылары сүтелә, кайсылары башка максатларда кулланыла башлый. 
    ХХ нче гасырның 80 нче еллар ахырында вәзгыять үзгәрә башлагач, дин тоту мөмкинлекләре арткач, дингә сусаган авыл халкы мәчетләрне яңадан торгызу турында кайгырта башлый. Авыл аксакаллары ярдәм өчен ул вакыттагы “Цильна” колхозы җитәкчесе Гафуров Барис Аппау улына мөрәҗәгать итәләр. Ул бу инициативаны хуплый. Әмма бу вакытта әле Татарстанда мәчет төзү эшен белүчеләр булмый диярлек. Төзүчеләрнең дә бу эштә тәҗрибәләре булмый. Шулай да Аллаhы Тәгаләнең ярдәме белән бөтен авырлыкларны җиңеп, 1990нчы ел ахырында авыл уртасында Чүпрәле районында беренче буларак ике катлы мәчет бинасы калкып чыга. Беренче катта хатын кызлар өчен гыйбадәт бүлмәсе, тәһарәтханә, хуҗалык инвентарьлары урнаша. Икенче катта гомуми мәйданы 130 кв.метр булган гыйбадәт залы булдырыла. Дин тотучылар Аллаһы Тәгалә каршындагы булган бурычларын үти башлыйлар. Җомга намазларына 50-60 кеше йөри. Мәхәллә халкы сайлаган имам-хатыйблар үзләренең вазифаларын җиренә җиткереп башкарырга тырышалар.
    Мәчет ачылганга 30 ел вакыт үтә һәм аны капиталь төзекләндерү мәсьәләсе килеп баса. 2019 елда мәхәллә халкы имам-хатыйб итеп махсус белеме булган Марат (Муса) Шәйдулловны сайлый. Авыл халкына дини белем бирү өчен, төрле дини бәйрәм чаралары үткәрү өчен махсус бүлмәләр булдыру бурычы куела. Шул ук вакытта гыйбадәт кылучыларга заманча уңайлыклар тудыру, җылыту системасын камилләштерү дә таләп ителә. Мәчетнең тышкы кыяфәте дә үзенә игътибар сорый. Әлбәттә мондый  үзгәрешләр зур финанс чыгымнар күз алдында тота. Ярдәм артыннан мәхәллә халкы тагын да “Цильна” җәмгыяте җитәкчесе Барис Аппау улына мөрәҗәгать итә. Бу юлы да ул ярдәм кулын суза. Мәчет бинасын төзекләндерүнең төп чыгымнарын үз өстенә ала. Биш миллион сум күләмендә чыгымнар тотыла. Манарадан башлап фундаментка кадәр бинаның тышы яңартыла. Үзәкләштерелгән су системасына тоташтырыла. Заманча тәһарәтханә булдырыла. Бүлмәләр эчтән сыйфатлы материаллар белән ясала. Мәчеткә алып керә торган юллар яңадан җәелә. Машиналар кую өчен махсус урын төзелә. 
    Кече Чынлының ике катлы үзәк мәчетенең беренче катында чишенү бүлмәсе, кухня, ифтарлар үткәрү, уку-укыту өчен махсус эшләнгән күп функцияле зал урнашкан. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен тәһарәтханә бар. Икенче катта намаз уку залы. Мәчет ел дәвамында уку-укыту эшләрен алып бара, балалар һәм өлкәннәр өчен дини бәйрәмнәр, конкурслар оештыра. 
    Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә Кече Чынлы авылында ике мәчет, ә Чүпрәле районында барлыгы 26 мәчет дин кардәшләребез өчен хезмәт кыла.

    ФОТОЛЕНТА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: