Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Иске Шәйморза авылында гомер итүче Сәрия һәм Хасиятулла Басыйров 55 ел бергә

    Ныклы гаилә - илһам чыганагы

    Сәрия Җамалетдин кызы һәм Хасиятулла Гарифулла улы икесе дә  күп балалы гаиләдә тәрбияләнеп үсәләр. 1966 елның ноябрь аенда алар өйләнешеп, яшь гаиләгә нигез салалар. Сәрия апа да, Хасиятулла абый да туган авылларында, колхозда хезмәт итәләр.

    - Әтием сугышка киткәндә мин 3 атналык булып калганмын, 10 яшьтән үк хезмәттә идем инде, эшләп үстем,- ди үзенең балачагын искә төшереп Сәрия апа.

    9 классны тәмамлаганнан соң яшь кыз фермага сыерлар саварга килә. Ул вакытта бөтен эш тә кул көче белән башкарыла торган вакытлар була. Группасындагы 20-21 баш савым сыерын да кул белән сава. Ул чорда Иске Шәйморза авылындагы 22 партсъезд исемендәге колхозның гөрләп торган чагы. Ферма тулы мал-туар, тәҗрибәле сыер савучы апалар... Әлбәттә, уңган, тәҗрибәле сыер савучылардан калышырга теләми ул, бар үҗәтлеген, тырышлыгын эшкә җигә. Иртәнге сәгать дүрттән торып фермага барулары да бер дә җиңел булмаса да, яшь кыз бирешми, йөгерә-атлый малкайлары янына ашыга, алар белән сөйләшә-сөйләшә эшли, ашата, эчертә. Әкренләп кенә куйган хезмәте җимешләрен дә бирә. Авылда, районда социалистик ярышларда алдынгы урыннарны яулаган кызны алдынгылар слетына да җибәрәләр, Мактау Грамоталары да бирәләр, “Хезмәт батырлыгы өчен” медале белән бүләкләнә. Моннан тыш, мәдәният йорты оештырган чараларда да катнашырга вакыт таба Сәрия: моңлы иттереп җырлый да, спектакльләрдә дә уйный. Хасиятулласы белән дуслыклары да  нәкъ менә шул клубта оештырылган кичәләрнең берсендә башланып китә.

    Билгеле, чая, уңган, җитез Сәрияне күп егетләр күзләп йөри ул вакыт. Тик алар арасыннан Хасиятулласын сайлап ала ул. Чөнки егет тә төшеп калганнардан түгел – күптөрле һөнәр иясе, шул ук вакытта колхоз рәисе Әхмәтгәрәй абыйсының шоферы.

    - Хасиятулланы клубтан озата кайткан минуттан ук үз иттем, күңелем аңа тартылды. Бераз очрашып йөрдек тә, гаилә кордык,-ди Сәрия апа.

    Зур нигезгә килен булып төшкән Сәрияне кайнана-кайната, туганнары һәм күршеләре дә бик җылы кабул итә. Кайнаналы, кайнаталы йортта олы да, кече дә бер-берсен аңлап, хөрмәт итешеп, киңәшләшеп яши. Бер-бер артлы кызлары Гүзәл һәм Гөлшат, уллары Рөстәм һәм Ринат дөньяга килә.

    - Икебез дә колхоз эшендә идек, балаларыбызга әти белән әниебез күз-колак булды, әби-бабай кочагында үстеләр,-ди Сәрия апа, үткәннәргә кайтып.

    Һәр эшне намус белән, җиренә җиткереп башкаручы Хасиятулла агайны да 1969 елда хуҗалык мөдире, безнеңчә әйтсәк, завхоз итеп билгелиләр. Авылда бик күп яңа төзелешләр бара. Колхоз идарәсе бинасы, ике катлы һәм 8 фатирлы ике йорт, участок хастаханәсе бинасы, хастаханә хезмәткәрләре өчен 8 фатирлы йорт, 320 укучыга исәпләнгән урта мәктәп, гостиница төзелә. Сыер, дуңгызлар өчен биналар, автомашиналарга гараж, ремонт мастерскойлары, Иске һәм Кече Шәйморза авылларында мәчет, механизаторлар, сыер савучыларга йортлар – боларның барысы да колхоз хисабыннан һәм ярдәменә таянып башкарыла. Кирәкле булган барлык материалларны юнәтү, кайтарту, эшче бригадалар табу, аларның хезмәтен контрольдә тоту Хасиятулла агага йөкләнә. Завхозның эше иртәнге 4-5 сәгатьләрдә башланып, төнге сәгатьләргә кадәр дәвам итә. Аңа Ульян, Саранск, Тольятти кебек шәһәрләргә дә бик еш барырга туры килә. Чөнки, авыл кибетләрендә төзелеш материаллары юк. Өй салучы, каралты-кура яңартучы авылдашлары да еш мөрәҗәгать итә үзенә – кайсына агач, кайсына кадак һәм шуның ише әйберләр кирәк. Берсен дә бормый, ярдәм итәргә тырыша. Шуңадыр да бүген дә авылдашлары арасында абруе зур Хасиятулла абзыйның.

    Сыер савучыларны эшкә йөртү өчен Курган өлкәсенә кадәр барып, автобус та алып кайта әле ул. Хезмәт еллары дәверендә Әхмәтгәрәй Әбдриев, Мәсхүт Җәббаров һәм Рөстәм Әбдриев кебек колхоз җитәкчеләре белән эшли. Яше җиткәч тә аны лаеклы ялга җибәрмиләр әле, эшләвен үтенәләр – шулай итеп 74 яше дә килеп җитә.

    - Сәриям бик уңган, кешелекле минем. Әти-әни белән дә уртак телне тиз тапты, туганнарымны да якын күрде. Безнең йорттан беркайчан да кеше өзелмәде, әле дә өзелми. Тормыш иптәшемнән уңдым, хезмәтемне яраттым, авылдашларымны хөрмәт иттем - бәхетле яшәдем һәм яшим,-ди Хасиятулла абый.

    - Сәрия апаның чәе һәрвакыт кайнаган, ашы пешкән. Кайчан кайтсаң да телеңне йотарлык пироглары, гөбәдияләре белән каршы ала. Сәрия апага да, әтиебез урынында калган Хасиятулла абыйга да без бик рәхмәтлебез,- диләр Хасиятулла абыйның абыйсының улы Фәрит белән килене Зөлфия.

    Сәрия апа һәм Хасиятулла абый өлкән яшьтә булуларына карамастан, җәйләрен каз-үрдәген дә, тавык-чебиен дә үстерәләр. “50 шәр баш бройлер, 15 ләп каз, 20 ләп үрдәк алып үстерәләр. Көне буе алар янында йөриләр. Бәрәңге утыртмыйк инде дисәк тә, җирне буш калдырырга ярамый дип, анысын да чәчәләр”,- ди кызлары Гүзәл.

    Һәр яңалыктан хәбәрдар да алар: телевизор карыйлар, газеталар укыйлар, “Туган як” газетасын да гомер буе алдыралар икән. Ә  иң зур казанышлары дип тормышта үз урыннарын тапкан балаларын, оныкларын күрәләр. Бәхетле өлкәннәрнең 6 оныгы бар.

    55 ел ул 55 көн түгел. Аның һәр мизгеле алар өчен кадерле, якын. Шушы кадәр вакыт үтсә дә, алар бер-берсенә булган хисләрен югалтмыйча, яшь буын өчен үрнәк булырлык матур гомер кичерәләр. Бер-берсен күз карашыннан, ярты сүздән аңлыйлар.

    - Тигезлектә картаю һәркемгә дә насыйп булмый. Без бүген әнә шунысы белән дә бәхетле. Ә моңа ирешү өчен күпме сабырлык кирәк, анысын үзебез беләбез, иң мөһиме, бер-беребезне аңладык, юл куйдык, яшьләргә дә киңәшебез шул: бер-берсен аңласыннар, юл бирсеннәр, - диләр Басыйровлар.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: