Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Дуңгызлар да авырарга мөмкин

    Күрше төбәкләрдә әледән-әле йорт шартларында асралучы хайваннарда һәм кыргый җанварларда теге яки бу авырулар баш калкыта.

    Шуларның берсе – дуңгызларда африка чумасы авыруы. Районның ветеринария службасы начальнигы Айрат Иматдиновтан әлеге авыру куркынычы янамасын өчен нинди чаралар күрергә кирәклеге турында сораштык.

    - Дуңгызларда африка чумасы - аеруча куркыныч, кискен вируслы авыру. Россиядә беренче тапкыр ул 2008 елда теркәлгән. 2021 ел башыннан Россия Федерациясе территориясендә дуңгызларда африка чумасы авыруының 192 очрагы теркәлгән, аларның 63 очрагы кыргый фаунага туры килә, 129 очрак йорт дуңгызлары популяциясендә. Әлеге авыру буенча карантин режимында 84 территория тора, шуларның 70е йорт шартларында асралучы дуңгызлар арасында. Бүгенге көндә Россия Федерациясендә Гадәттән тыш хәлләр буенча эпизоотик хәл катлаулы һәм киеренке булып кала бирә.

    Вирус елның теләсә кайсы вакытында кыргый һәм йорт дуңгызларны зарарларга мөмкин. Кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудырмый. Авыру бик тиз тарала һәм авыл хуҗалыгына зур матди зыян китерә. Авыру дуңгызлар 100 процентка кадәр һәлак була. Авыруны дәвалау тыела, аңа каршы вакцина юк.

    Авыру чирле хайваннар белән контакт вакытында: азык (бигрәк тә азык-төлек калдыклары), су, карау предметлары, авыру хайваннарның бүлендекләре белән пычранган транспорт чаралары, шулай ук үлгән дуңгызларның мәетләре аша күчә.

    Вирус бик чыдам: продуктларда, суда һәм тышкы мохиттә айлар буе саклана, туңдыру һәм киптерү аңа тәэсир итми. Югары температурадагы кайнарлату белән генә вирусны үтереп була.

    Авыруның билгеләре нинди соң?

    - Авыруны йоктырудан башлап аның билгеләре барлыкка килгәнчегә кадәр 2-7 көн узарга мөмкин. Хайваннарда тән температурасы 42 градуска кадәр күтәрелә, ютәл барлыкка килә, аппетитлары югала, сусау көчәя, косу өянәге һәм арткы очлыклары параличлана, ботларның эчке өслегендә, корсакта, муенында, борынында һәм койрыгында кызыл-шәмәхә таплар барлыкка килә. 1-5 көнгә хайван үлә. Авыруның хроник агымы да була.

    Дуңгызларда африка чумасы авыруы диагнозын билгеләгәндә имин булмаган пунктка (хуҗалык, торак пункт) карантин салына. Карантин – әлеге авыру белән көрәшүнең бердәнбер чарасы. Эпизоотик учакта булган барлык дуңгызларны да кансыз ысул белән үтерәләр, түшкәләрен яндыралар. Дуңгыз үләксәләрен, тиресне, терлек азыгы калдыкларын, биредәге җиһазларны, шулай ук тузган биналарны, агач идәннәрне һ.б. яндыралар. Хайваннарны тоту урыннарын дезинфекцияләү, шулай ук кимерүчеләрне, бөҗәкләрне һәм талпаннарны юк итү буенча чаралар үткәрелә. Карантин кертелгән территориядә 20 км радиуста барлык дуңгызлар, авыруның билгеләренә карамастан, алыналар һәм кансыз ысул белән юк ителә. Карантин шартлары буенча базарларда барлык төрдәге терлекчелек продуктларын сату һәм карантинлы территориядән читкә чыгару тыела (барлык дуңгызларны сую һәм ветеринария-санитария чаралары комплексы үткәрелгәннән соң 30 көн дәвамында). Шулай ук алдагы 6 айда үсемлекчелек продуктларын авыру чыганагы территорияләреннән читкә чыгару тыела. Хуҗалыкларда дуңгызлар үрчетү бары бер елдан соң гына рөхсәт ителә, -ди Айрат Иматдинов. Һәм хуҗалыкларында ду.гыз асраучыларга түбәндәге киңәшләрне бирде:

    - Хуҗалыгыздагы дуңгызларны башкаларныкына кушмаска тырышыгыз.

    - Дуңгызларны һәм алар асралучы биналарны 10 көнгә бер тапкыр кан эчкеч бөҗәкләргә каршы эшкәртегез. Кимерүчеләр белән һәрдаим көрәш алып барыгыз.

    - Санкцияләнмәгән сәүдә урыннарыннан озата баручы ветеринария документлары булмаган дуңгызларны сатып алмагыз, дәүләт ветеринария службасы белән килештермичә башка регионнардан дуңгызлар һәм аларның продукциясен үз хуҗалыгыгызга кертмәгез.

    - Үле дуңгыз түшкәләрен кайда җитте шунда ташламагыз, үз бакчагызга яисә җир участогыгызга күммәгез.

    - Хуҗалыгыгызда асралучы дуңгыз кинәттән үлеп китсә, яисә авырый башласа, кичекмәстән район ветеринария службасына хәбәр итегез.

     Район ветеринария берләшмәсе  Иске Чүпрәле авылы, Сабантуй мәйданы урамы, 14нче йорт адресы буенча урнашкан. Телефоны -  2-24-77.

    Исегездә тотыгыз, гадәттән тыш хәлләр очраклары барлыкка килүгә китергән гамәлләр өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: