Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Covid-19 тагын 12 чүпрәлеледә ачыкланган

    Пандемия башланганнан бирле барлыгы 184 Чүпрәледә коронавирус авыруы ачыкланган.

    Оператив штаб мәгълүматларына караганда, бүген, 1 декабрьдә, Татарстанда 235 яңа коронавирус очрагы теркәлгән.

    71 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 164 кеше өйдә дәвалана.

    Иң күп авыручылар Казан шәһәрендә-107, Яр Чаллыда-25, Яшел Үзәндә-34. Муниципалитетлар арасында Чүпрәле районы яңа коронавирус йогышы белән бер тәүлек эчендә авыручылар буенча лидерлар рәтендә. Тәүлек эчендә 12 очрак ачыкланган, аннары Биектау районы – 9, Балык Бистәсе районында-6, Саба районында – 5 һәм башкалар.
    1 декабрьгә Татарстанда 38 288 COVID очрагы теркәлгән. Барлыгы 2 047 692 кешегә вакцинация ясалган (үсеш 16 300), шуларның 1 550 698е икенче прививка алган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: