Туган Як

Чүпрәле районы

Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледән коляскадагы әни Сиринә Хәсәнова: “Аякларыма баса алсам бер биер идем”

Әлеге язма физик мөмкинлекләре чикле булып та, тулы канлы тормыш белән яшәп, үзе белән бергә янындагы кешеләрне дә бәхетле итә алган Сиринә Гали кызы Хәсәнова турында.

“Мин бүген бик бәхетле- янымда яраткан тормыш иптәшем, кайгыртучан әти-әнием, бертуган энем һәм хәзер менә кечкенә улым бар», - дип хисләре белән уртаклашты Яңа Чүпрәле авылында туып-үскән Сиринә Хәсәнова.  Ә бит аның да сыкранган, беркемгә дә күз яшьләрен күрсәтмичә елаган көннәре бар иде. Әйтергә генә ансат -  32 ел дәвамында инвалид коляскасына беркетелгән булып яшә әле син!

Тормыш, күз яшьләре, мәхәббәт...

Үзенең башкалар кебек түгел икәнлеген аңлый башлавын Сиринә хәзер тыныч кына, күз яшьләрсез искә ала.

Тугачтан ук, аңа ДЦП диагнозы куялар... Ә сәбәп юктан гына килеп чыга кебек. Кызына йөкле булган Миләүшә ханым коймаклар, тәм-томнар пешерә дә, авырап яткан сердәшенең хәлен белешергә китә. Кире өенә кайтканда караңгылык җәелеп килә торган була – аяк астын абайламаган яшь хатын сазлыкка кереп чумганын аңламый да кала. Күпкатлы йортларга әлләни ерак ара да түгел үзе, әмма Миләүшәне тиз генә күреп алучы булмый. Сазлык үзенә суыра, бөтенләй батып китүдән бәлки шул 9нчы айларга җитеп килгән көмәне коткарып каладыр да әле аны. Баткаклыктан котылырга теләп озак җәфалана ул. ярдәмгә башкалар килгәндә шактый ук алҗыган, хәле киткән була инде.

“Шул хәлдән соң эчемдә каты-каты тибенеп авырттырган син, бөтенләй тибенмәс булдың”, дип сөйли ул кызына. Табиблар әле аңа төрле ысуллар ярдәмендә көмәненнән котылуны тәкъдим итеп карыйлар. Ләкин, кая ул! беренче баласын тилмереп көткән ана каршы килә. Әмма шөбһәләре тикмәгә булмый – 1990 елның 12 маенда дөньяга килгән Сиринәсе аяклары хәрәкәтсез булып туа.

Әти-әни бу хәлне язмыш, Аллаһы Тәгалә сынавы итеп кабул итә һәм бер елдан соң исән сау ир-бала алып кайталар.

“Мин әлеге вакыйганы балалык, үсмер чорымда әнидән еш сөйләтә идем. Табибларга  йөрү турында уйлаганым  да булды. Аякларым бөтенләй өметсез түгел бит минем – аларда тою, сиземләү бар кебек. Энем янына иптәшләре килеп,  алар уйнаганны, чапканны күреп, аларга кушылып китәсе килгән вакытлар да шактый иде. Аннан: “Ә нигә ул утырып тора, ник атламый, ник уйнамый”, дигән сүзләрне ишеткәндә кычкырып елыйсы килсә дә, күз яшьләремне күрсәткәнем булмады. Гомумән, мин үзем генә калган чакларда,(ә андый вакытлар күп булды), күп уйларга ярата идем. Тормышымны китап итеп күз алдына китереп, әле бер битен, әле икенчесен ачып, киләчәкккә уй-хыяллар белән яшәдем,. Мин бервакытта да төшенкелеккә бирелмәдем: үлем турында да уйламадым, әлеге уй бөтенләй башыма килмәде. Авырту һәм әрнүләр аша үз максатыма ирешергә тырыштым. Һәрвакыт үз-үземә  озын-озак, бәхетле яшәячәкмен дия идем”, дип сөйли Сиринә.

Кызны энесе белән бер сыйныфка укырга кертәләр. Энесе мәктәпкә йөреп укыса, Сиринә янына укытучы үзе килә. Энесе белән бер сыйныфта уку аның өчен бик уңайлы була. “Энем  ул ук дәреснең мәктәптә ничек бирелүен күрсәтә, өйрәтә иде. Үземне алар арасында кебек тоя идем. Бу инде миңа дәресләрне дә ике яклап үзләштерергә мөмкинлек бирде. Гомумән, энем минем өчен бар яктан туганым булса, икенче яктан  таянычым, сыйныфташым, дустым булды. Һәм бу бүген дә шулай”,-ди ул.

Сиринә психолог булу турында да хыяллана. Матурлык, чибәр булу серләре турында социаль челтәрләрдә үз сәхифәсен булдыра. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, психология, бухгалтерлык юнәлеше буенча читтән торып укый, диплом ала. Һәрнәрсәдә аңа интернет та ярдәмгә килә. Булачак  тормыш иптәше белән дә шунда танышалар алар.

“Бер күрүгә гашыйк булдым, дип әйтә алмыйм.  Танышкан вакытта мин башка бер кыз, Сиринә башка ир егет белән шушы интернет аша аралаша идек, - дип сүзгә кушылды Марат. –Сиринә характерындагы көчлелеге, максатчанлыгы, күп нәрсәгә ирешергә теләве белән мине шаккатырды. Дөрес, үзе сәбәп табып,  гороскоп  буенча характерыбыз төрле, дип очрашуыбызны кичектерә килде. Әмма мин дә чигенмәдем, вакыт үтү белән мин аңа гашыйк булып өлгергән идем инде. Тормышка карашларыбызның бертөрле булуы безнең мөнәсәбәтләрне ныгыткандыр, мөгаен. Һәм мин аның белән язмышымны бәйләргә теләвемне белдердем. Кемнәргәдер бу шок булды, билгеле. Ничек инде, сап-сау ир-ат тумыштан инвалид булган кызны тормыш юлдашы итсен?!  Әти-әни, туганнар, да “гомер озын, көн күп, яшәп бетерә алырсыңмы”, дип шикләнделәр.  Үз сүземдә нык тордым. Ике якның әти-әниләре, туганнар күрешкәч, Сиринәне бик яраттылар–хәзер кода-кодагыйларның мөгаләмәләре искиткеч”, -ди яшь әти.

Марат -  Ульяновск өлкәсеннән, шунда туган, үскән, рус мәктәбенә укырга йөргән, белем алган. Әмма үзенең татар гаиләсеннән, ислам динле булуын гел исендә тоткан. Моңа гомере буе намазда булган әтисенең дә йогынтысы көчле булуын әйтергә кирәк. Бүгенге көндә Марат үзе дә биш вакыт намазын калдырмый. Киләчәктә сөйгәне Сиринә ярдәмендә татар телен камилләштерергә дә уйлый.

“Марат ара ерак дип тормады, ялларда 100 чакырым юл үтеп, очрашуга килә иде. Беренче очрашуыбыз да кыш көне булды. Мин бияләй кияргә оныткан идем, ә ул үзенекеләрне салып кидерде. Мин аның һәрдаим шулай кайгыртучанлыгын тойдым, мине рәнҗетмәячәгенә ышанычым да артты,  күңелем дә аңа көннән-көн тартылды. Шуның өстенә Марат сөйләргә дә бик ярата. Ә мин – тыңларга. Күп  белгән кешене тыңлавы рәхәт бит”, -дип очрашып йөргән вакытларын искә ала Сиринә.

2020 елның 17 июлендә никах укыталар. Икенче елның февраль аенда исә икәү генә барып язылышалар алар.

Бала –бәхет чәчәге

Һәрбер яшь гаилә билгеле сабыйлары тусын иде дип хыяллана. Сиринә дә бу турыда еш уйлавын әйтә. “Балалар йортыннан булса да бала алып үстерәчәкмен, дип уйлый идем. Ә Аллаһы Тәгалә миңа мәрхәмәтле булды – үз балабызны тудыра алдым”, ди.

Балага узганлыгын белгәч, аның шатлыгының чиге булмый. Марат та  әлеге хәбәрне ишеткәч, күз яшьләрен тыя алмый. “Барысы да әйбәт узды. Хәтта токсикоз да дүрт тапкыр гына булды. Аппетитым да әйбәт иде, бөтен төр ризыкларны яратып ашадым”, ди яшь әни.

2021 елның 5 апрелендә аларның көтеп алынган беренче баласы – нәни уллары дөньяга аваз сала. Сабыйны дөньяга китерергә республика клиник хастаханәсе табиблары ярдәм итә.

Әни булу халәтен Сиринә болай дип тасвирлый: “Баланы миңа тугачтан ук, аннан шул ук көнне йоклар алдыннан да күрсәттеләр. Мин бала тугач, әнисенә карап,  елмаеп җибәрә дип уйлый идем, ә ул кычкырып елап җибәрде. Мин хәтта куркып та калдым (елмая).  Аннан  соң гына сабый башлап бик күреп тә бетерми икән, тугач елап җибәрүе яхшы икәнлеген укып белдем. Улым беренче аваз салгач үземнең чын-чынлап әни булуымны аңладым”.

Бала табарга гына дип киткән җирләреннән алар Казан шәһәрендә яшәп калалар (фатир арендалыйлар).

“Казан үзенә тартты. Минем әлеге шәһәрне күрәсем килә иде. Мин көткәннәрдән дә артык булып чыкты -  Казан бик матур, чиста  шәһәр. Халкы да бик әйбәт, ачык, ярдәмчел кешеләр. Бервакыт Сиринә белән юлдан чыга алмый торганда, егетләр килделәр дә аны колыскасы белән күтәреп тә куйдылар. Мәчетләр дә күп монда, мәдәниятле башкала”,ди Марат.

Улларына әти-әнисе яңгыравыклы, җитди, тирән мәгънәле, сирәк очрый торган Альяс дигән исем кушканнар. Марат әйтүенчә, Альяс ул - Ильяс пәйгамбәрнең  укучысы булган.

 “Альяс бик тере бала. Көйсезләнми: ашый, йоклый, уйный, балаларга, кешеләргә тартыла.  Аны карарга, өйдәге эшләрне эшләргә Марат ярдәм итә, ул безнең таянычыбыз”,-ди Сиринә.

Хыяллар, өметләр, киләчәккә планнар

“Көн туган саен “Әлхамдилуллаһ” дип әйтәбез диләр. Алар шулай бүгенгесенә шөкер итеп, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт белдерәләр. Нибарына ризалар - иртән бөтен кирәк-яракларны алып, намазлыкларын да кыстырып шәһәр буйлап йөрергә чыгып китәләр. Чөнки алар өчен бөтен нәрсә яңа һәм таныш түгел әле монда. Өйрәнәләр, күзәтәләр. Паркларда утыралар, Казанка тирәсен урыйлар. Билгеле инде, җәяүләп йөриләр, дөресрәге Марат белән Альяс җәяүләп, ә Сиринә үзе идарә итә торган коляскасында. Өйгә көн кичкә авышканда гына кайталар икән. Ике як әти-әниләре янына да еш кайталар.

“Гаиләм янәшәсендә булу, алар белән вакытны бергә уздыру, улым белән уйнау –минем өчен зур бәхет. Без күп йөрибез. Хыялым - менә шулай барыбыз бергә Европа буйлап сәяхәткә китәр идем. Андагы халыкның яшәешен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен күрәсе килә”, ди  гаилә башлыгы. Ә Сиринә Төркиягә бару һәм киләчәктә кыз бала алып кайту турында хыяллана. Бу урында күпләрдә нинди акчага дигән сорау туар. Аларның моңа үз карашлары.

“Бервакытта да беркемнән дә бернәрсә дә сораганым булмады. Нидер сорарга ояла да идем. Үземне башкалардан ким итеп күрсәтәсем дә килмәде. Автоматлаштырылган коляскамны да туганнар, үземнең пособиеләрем акчасына сатып алдык. Бүгенге көндә дә кем каршысына да нидер сорап барасым килми. Юкса, булышырга теләгән кешеләр дә бик күп бит инде ул. Безгә дигәнен Аллаһ үзе бирер. Бүгенге көнгә барыбыз да исән-сау, шөкер. Әмма үз куышыбызның булуын бик телибез. Бу юнәлештә теләктәшлек итәргә, яки фатирлы булу процессын тизләтә алучы кешеләр булса, андый ярдәмнән баш тартмас идек”, ди Сиринә.

Сиринә әле аякларын күрсәтеп, табибларга да мөрәҗәгать итәсе килә. Тоялар, авыртуны сизәләр, ди бит. “Аякларыма баса алсам, биеп җибәрер идем”, ди ул. “Аллаһ Тәгаләнең моңы юк”, диләр. Бирсен, Ходай! Сиринә белән Маратка парлап биюләр дә насыйп булсын!

Сиринә Хәсәнованың ВКонтакте социаль челтәрендәге битенә сылтама.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев