Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә ветеринарлар кош гриппын һәм дуңгызларда африка чумасын профилактикалау чаралары турында сөйләделәр

    Район территориясенә кош гриппы керүнең реаль куркынычы саклана.

    Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов рәислегендә һәм Апас, Буа, Чүпрәле районы ветеринария хезмәтләре җитәкчеләре, комиссия членнары, авыл җирлекләре башлыклары катнашында районда кош гриппы һәм дуңгызларда африка чумасы барлыкка килүгә юл куймау мәсьәләләре буенча гадәттән тыш ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы булды.

    Көзлеген, кыргый кошлар җылы якларга очып киткәндә, район территориясенә кош гриппы керүнең реаль куркынычы саклана. Чөнки, күпчелек очракта йорт кышлары бу авыру белән кыргый кошлардан зарарлана. Бу хакта утырышта катнашучыларга районның баш ветеринария табибы Айрат Иматдинов сөйләде. Шулай ук утырышта чыгыш ясаучылар: Апас территориаль ветеринария куркынычсызлыгы һәм дәүләт күзәтчелеге бүлеге башлыгы Фиргать Сафин һәм Россельхознадзор вәкиле Гөлнара Арсланова кошлар, дуңгызлар авыруы һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда бу авыруларга юл куймау чаралары турында сөйләделәр.

    Белешмә

    - Кош гриппы кошларның кискен йогышлы авыруы. Ул сулыш юлларын, ашкайнату системасын зарарлый. Аеруча куркыныч инфекция булып исәпләнә, чөнки кош гриппы үзгәрергә сәләтле, ул организмның үлеменә китерә..

    Вирусның табигый резервуары булып кыргый миграцияләүче кошлар тора, аларда бу вируска табигый тотрыклылык бар. Йорт кошлары исә грипп вирусын йоктырганда күпчелек очракта үлә.

    - Чирле кош боек була. Ул азык кабул итүдән баш тарта, Тавыклар йомырканы сирәк сала башлый. Каурыйлары тузына. Кикрик, алкалары да зәңгәр төскә керергә мөмкин. Диарея күзәтелүе дә ихтимал. Әлегә бу авыруны дәвалау юллары уйлап табылмаган. Шуңа күрә профилактика чараларын төгәл үтәргә кирәк.

    Йорт кошларының кыргый һәм ихата тирәсендә очып йөрүче чыпчык, күгәрчен кебек кошлар белән элемтәгә керүенә юл куймаска кирәк. Кошларны күзәтү астында гына тукланду киңәш ителә, аларны кыргый кошлар туктала торган сулыкларга кертергә ярамый.

    Гомүмән, тавыклар, казлар һәм үрдәкләрнең кыргый кошлар белән бәйләнешен булдырмас өчен аларны ихатадан чыгармый, читлектә асрарга киңәш ителә. Йомырканы һәм кош-корт өчен азыкны ышанычлы урыннардан гына сатып алырга кирәк. Ветеринария — озату документларыннан башка һәм санкцияләнмәгән сәүдә урыннарында тере кош-корт сатып алу тыела.

    Йорт кошлары асралган урыннарына чит затларны кертергә ярамый. Көн саен хуҗалыктагы барлык кошларны карап чыгарга кирәк.

    Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә: кошларны тәрбияләгәндә, яннарына махсус киемдә керергә, эшләрне башкарганнан соң кулларны сабын белән сабын юарга, суелган кошларны перчаткаларда эшкәртергә киңәш ителә.

    Авыруның беренче билгеләре һәм йорт кошларының үз-үзен тотышында үзгәрешләр күзәтелсә, шулай ук, сәүдә итү урыннарында яки ихатагызга килеп ветеринария-озату документлары булмаган кошлар сатып алырга тәкъдим итсәләр, авыруның сәбәпләрен ачыклау һәм эпизоотиягә юл куймау өчен, кичекмәстән, җирле ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Телефоннар: 2-25-77; 2-24-77.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: