Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары эшлекле сәфәр белән булды

    Районда ул торак-коммуналь хуҗалыкка бәйле сораулар буенча гражданнарны  кабул итте, шулай ук йортларны газга бушлай тоташтырып бетерү (догазификация) программасы буенча газ кертелгән берничә йортта булды.

    Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова Чүпрәле муниципаль районында эшлекле сәфәр белән булды.

    Районда ул торак-коммуналь хуҗалыкка бәйле сораулар буенча гражданнарны  кабул итте, шулай ук йортларны газга бушлай тоташтырып бетерү (догазификация) программасы буенча газ кертелгән берничә йортта булды.

    Гражданнарны кабул итү барышында  аеруча, торак-коммуналь хуҗалыкка һәм каты көнкүреш калдыкларын утильләштерүгә кагылышлы актуаль сораулар күтәрелде.  Аерым алганда, каты коммуналь калдыкларны чыгаруга тарифларның югары булуына  бәйле сораулар бирелде. Әйтик, гаиләдә шул ук нәни бала, олы кеше өчен дә бер үк тариф, шулай ук вафат булган кеше өчен дә түләүләрнең исәпләнеп торуы һәм  дә чүп контейнерлары  мәйданчыкларын тәртиптә тоту өчен кем җаваплы икәнлеге турында ачык-тан сөйләшү алып барылды.

    Лилия Петровна, әлеге уңайдан кабул ителгән карарларга һәм федераль законнарга таянып, барлык кагыйдәләрне һәм нигезләмәләрне җентекләп аңлатты.

    –Теләсә кайсы тариф теге яки бу хезмәтне күрсәтүгә киткән чыгымнардан җыела. Каты көнкүреш калдыкларын чыгару хезмәтен күрсәтү өчен, техника, кешеләр, кораллар, күмү урыннары кирәк. Каты коммуналь калдыкларга килгәндә, 2019 елдан «Каты коммуналь калдыклар белән эш өлкәсендә реформа турында» 89 санлы Федераль закон кабул ителде. Элек әлеге хезмәт күрсәтү (квитанцияләрдә ТКО дип языла) торакны карап тотуга карый иде һәм ул коммерциячел булды, чүп чыгаруга тарифны муниципалитет халык өчен генә билгеләде, ә сәнәгать бюджет кулланучылары өчен ул куелмый иде, 2019 елдан исә әлеге хезмәт коммуналь статус алды. Бу хезмәт күрсәтү белән анык юридик зат — чүпне җыю, аны ташу һәм полигонда күмү шөгыльләнергә тиеш. Республикада бу хезмәтне күрсәтү эше ике зонага бүленеп башкарыла. (Көнчыгыш зонада : «Гринт» җәмгыяте җаваплы, Чүпрәле районы кергән көнбатыш зона өчен  “УК ПЖКХ “ җәмгыяте.

    Тариф  – чүпне алу, аннары чүп аеру станциясенә һәм полигонга илтә торган транспорт чыгымнарыннан (махсус техниканы карап тоту) тора. Гади генә әйткәндә, чүпне ташу һәм күмү. Тариф арту күбесенчә ягулык-майлау материалына бәяләр арту һәм хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләүгә бәйле. Электр энергиясенең бәясе арта, анысы полигонны яктырту өчен кирәк, һәм, салымнар, билгеле. Болар барысы да тариф үсүгә тәэсир итә,-диде ул.

    Кечкенә балалар һәм олыларга да бер үк тариф билгеләнүне, Лилия Петровна субъект буенча дәүләт тарафыннан кабул ителгән карарга бәйле диде. “Бүгенге тормыш элеккегесеннән күпкә аерыла.Элек кибетләрдә барлык әйберне үлчәп санатсак, хәзер исә барысы да пөхтә итеп тартмаларга төрелгән, ипи дә целлофон эчендә. Бу бер яктан дөрес тә, икенче яктан әлеге продукцияләрне олы кеше дә, нәни бала да куллана, шул ук чүп калдыклары һәммәбездән чыга дигән сүз. Күзәтүләр буенча, нәни балалар бу уңайдан күбрәк тә чүп чыгаручылар булып торалар. Алар өчен җитештергән ашамлык, кием салым, памперслар – барысы да капларда сатыла, чүп полигоннарында иң күбе памперсларның җыелуын да әйтми мөмкин түгел”,-диде ул.

    Шулай ук, вафат булган кеше исәпләүләр килү буенча тиешле белешмәләр җыеп, турыдан-туры “УК ПЖКХ “ җәмгыятенә мөрәҗәгать итәргә кушты.

    Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары, шулай ук, торак-коммуналь хуҗалык өчен түләүләр  гаиләнең уртача айлык кеременең 21% тан артса, кулланучы, торак субсидиясен рәсмиләштереп, аларның бер өлешен кире кайтарырга хокуклы, дип искәртте. Субсидияләргә күп балалы гаиләләр, ветераннар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм башкалар исәп тота ала.

    Лилия Петровна бүгенге көндә, законнарның камилләшүен һәм киләчәктә коммуналь хезмәтләр күрсәтү буенча түләүләрнең  факт буенча гына исәпләү өлешенә үзгәрешләр кертеләчәген белдерде.

    Искәреп үтәбез, быелдан Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән илдә йортларны газга бушлай тоташтырып бетерү (догазификация) программасы эшли башлады. Программа 2023 елга кадәр дәвам итәчәк. Әлеге эшнең райондагы барышы белән Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Петровна да кызыксынды.

    Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “2022 елда шәхси йорт урнашкан җир кишәрлеге эчендә газ торбасы сузу һәм йорт эче газ җиһазлары алу өчен бер мәртәбә субсидия бирү турында” гы 137 нче карары быелның 1 мартыннан гамәлгә керде.

    Лили Петровна аңлатып үткәнчә, шәхси йорт урнашкан җир кишәрлеге эчендә газ торбасы сузу һәм йорт эче газ җиһазлары алу чыгымнарына 80 мең сумга кадәр субсидия каралган. Ләкин, акча алдан бирелми. Җир кишәрлеге эчендә газ торбасы суздыруны һәм газ җиһазлары урнаштыруны үз акчаңа башкарасың. Тотылган чыгымнар күрсәтелгән килешү кәгазен, товар чекларын социаль яклау органына тапшырасың, шуннан соң гына 80 мең сум субсидия аласың.

    Бу ташлама хокукына ия кешеләр:

    - Бөек Ватан сугышы ветераннары (Бөек Ватан сугышында катнашканнар, һава оборонасы объектларында эшләгәннәр, “Жителю блокадного Ленинграда” билгесе белән бүләкләнгәннәр, “Житель осажденного Севастополя” билгесе белән бүләкләнгәннәр, тыл хезмәтчәннәре);

     - I һәм II нче төркем инвалидлар,

     - инвалид-бала тәрбияләүче гаиләләр,

     - күп балалы гаиләләр,

     - акча кереме кеше башына 10 мең сумнан азрак булган гаиләләр.

    Акча кереме аена 10 мең сумнан 19 мең сумга кадәр тәшкил иткән гаиләләргә шәхси йорт урнашкан җир кишәрлеге эчендә газ торбасы сузган һәм йорт эче газ җиһазлары урнаштырган өчен 60 мең сумнан артмаган күләмдә субсидия каралган.

    Субсидия алу өчен җир кишәрлеге эчендә газ торбасы сузу килешүе 2021 елның 21 апреленнән соң кабул ителгән булуы шарт. Шулай ук йорт шәхси милек сыйфатында рәсмиләштерелгән, гаилә йортта теркәлгән булырга тиеш. Субсидия өчен гаризаны 2022 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча яшәү урынындагы социаль яклау органына тапшыру кирәк.

    Район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфрастуктура буенча урынбасары Илхам Бикчуров белдерүенчә, газлаштыру программасы буенча районда бүгенге көнгә 32 шәхси торак йортны газлаштыру зарурлыгы бар. Шуларның бишесе ташламага ия  гражданнар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: