Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә төп чыршыны урнаштыра башладылар

    Яңа ел гүзәле кулдан җыела, аның биеклеге 20 метрга якын. 

    Чүпрәледә төп чыршыны урнаштыра башладылар. Бу мөһим эшне  «Прогресс»предприятиесе хезмәткәрләре башкара. Яңа ел гүзәле кулдан җыела, аның биеклеге 20 метрга якын. 
    –Чыршы тулысынча җыелып беткәч, аны бизәү белән шөгыльләнәчәкбез. Бер сүз белән әйткәндә, Үзәк чыршыны җыю башыннан алып, төрле төстәге гирляндалар урнаштыруга кадәр  безнең җаваплылыкка йөкләнгән. Ә без, үз чиратыбызда, бик яхшы итеп эшләргә тырышабыз,-дип билгеләп үтә «Прогресс» предприятисе хезмәткәрләре. 
    Исегезгә төшерәбез, әлеге предприятие көче белән Үзәк урам да бизәләчәк.
    Кыскасы, Чүпрәле районы Яңа 2022 елны каршыларга әзерләнә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: