Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә бозлавыкка каршы көрәш бара

    Төнлә бозлы яңгыр яуды, көчле җил булды.

    Чүпрәле районында бозлавыкны бетерү буенча планлы эш алып барыла. Исегезгә төшерәбез, төнлә бозлы яңгыр яуды, көчле җил булды.
    Иске һәм Яңа Чүпрәледә бозлавыкка каршы тротуарларны һәм юлларның йөрү өлешен "Фламинго" җәмгыяте хезмәткәрләре башкара.
    Оешма  җитәкчесе Альфред Низамов сүзләренә караганда, иртән авыл урамнарында 3 берәмлек техника җәлеп ителгән, 70 тонна ком-тоз катнашмасы сибелгән. Хезмәткәрләр юлларны һәм тротуарларны боздан чистартуны дәвам итәләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: